Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"Халык традицияләре - милләт нигезе"

Гөлфия Шәйдуллина: гореф-гадәтләр һәм телне белү – ата-ана һәм Ватанны ярату белән бер ул

Кеше үз милләтенең тарихын, аның бөтендөнья казанышларында тоткан урынын, данлыклы шәхесләренең исемен белсә, бу аның милли рухы үсешенә йогынты ясамый калмый. Үз ана телеңне белү, аның гореф- гадәтләрен буыннан-буынга саклап калырга тырышу – туган Ватанга һәм әти-әнигә булган мәхәббәт сыман табигый нәрсә ул.

Бу сүзләр әллә нинди акыллы китаплардан алынмаган. Болар –районыбызның Шөгер авылында яшәүче Гөлфия  Шәйдуллина сүзләре. Гөлфия ханым нинди уйлар белән яшәп, нинди сүзләр сөйләсә – шулай яши дә. Үсеп килүче яшь буынга милли гореф-гадәтләрне, йолаларны, телебезне тормышның барлык тармаклары аша ирештерергә була дип саный ул.

Шуңа күрә дә үзе яшәгән Шөгердә генә түгел, Иске Шөгердә дә, нинди генә чара булмасын – барысының да үзәгендә. Гөлфия ханымны авыл халкы шигырьләр язу, мөнәҗәт-бәетләр чыгару остасы буларак та белә. “Кайчагында берәр танышымның якын кешесенең юбилее, туган көне булганда, берничә генә шигырь юлы  язып бирүемне сорыйлар. Әмма мин алай кыска тәбрикләү сүзләре белән генә чикләнә алмыйм. Юбилярның тормыш юлы, шатлык-кайгылары, уңышлары турында да әйтмичә үтеп булмый. Нәтҗәдә, поэма сыман озын котлау шигыре килеп туа. Шигырь язуымны сораучылар үзләре дә канәгать кала, юбиляр да шат була”, - ди Гөлфия ханым.

Һәр милләтнең нигезе һәм аның киләчәге – халыкның гореф- гадәтләрен саклап калуга бәйләнгән, дип саный ул. Шуңа күрә авыл балаларын кечкенәдән үз милләтләренең йолалары, уен-җырлары белән якыннанрак таныштырырга тырыша. Гөлфия Вәлиевна Иске Шөгер һәм Шөгер авылы китапханәләрендә эшли. “Мин китапханәләргә кечкенә балаларның килгәнен аеруча хуплыйм. Алар өчен махсус музыкалар сайлап, төрле милли уеннар әзерләп куям. Китапханәләрдә мондый мөмкинлекләр булуы бик яхшы бит. Балаларның кайсы милләттән булуларына карап, алар белән үз ана телләрен, гореф-гадәтләрен өйрәнә башлыйбыз. Аларның гаилә бәйрәмнәре, матур традицияләре турында сөйләшәбез”, - ди Гөлфия ханым.

Барысы да гаиләдән башлана

Гаилә традицияләре һәм гореф-гадәтләре – гаиләдәге татулык билгесе. Балаларны кечкенәдән гаилә традицияләренә тарту –  гаилә мөнәсәбәтләренең  һәркем өчен мөһимлеген аңлату бит ул. Китапханәдә 2000 нче елдан алып эшләү дәверендә, ул балалар белән төрле халык әкиятләрен, язучыларның әсәрләрен сәхнәләштергән. Балаларга ата-анага карата ихтирамлы мөнәсәбәттә булу, үз-үзеңне ничек тоту турында, шушы әсәрләр аша ирештерергә тырыша Гөлфия ханым.  Китапханәдә этнографика музее да бар. Халкыбызның үткәне, узган гасырлардагы тормыш-көнкүрешенең  балалар бик кызыклы якларын  белән шушы музейда танышалар. “Бервакыт музейда элеккеге киндер кием-салым турында сөйләшкәндә, балалар, ул вакытта киемнәрне төрле төскә кертү өчен, буяу каян алулары белән кызыксындылар. Үземә дә бик кызык булып китте. Эзләнә-укый торгач кайбер төсләрнең кайдан алынуын белдек бит, кара төсне – имән агачыннан, яшелне – каеннан, кызгылтырагын шомырттан ала торган булганнар икән. Һәрберсенең ысулы үзенә бер төрле булган”, -ди.

Гөлфия ханым балалар беләнбалаларча, өлкәннәр белән  өлкәннәрчә аралаша белүче кеше. Ул районыбызның Мөэмин-Каратай авылында дөньяга килгән. “Минем шигърияткә, халык моңнарына мәхәббәтем әтиемнән килгәндер дип уйлыйм. Ул 82 яшендә вафат булды. Олы яшенә кадәр , инде авыру булуына карамастан, тальян гармунын кочаклап авыл клубына китә иде. Чөнки клуб хезмәткәрләренең аңардан башка гармунчылары юк, аларга булышырга бит инде, дия иде әти. Теге, исемен әйтәсе дә килми торган, өч хәрефлек чир белән авырый иде, шул хәлендә дә район бәйгеләрендә чыгыш ясап йөрде. Әтием 12 балалы гаиләдә туып үскән. Ул гармунчы Әхмәтшиннар төбеннән, андагы гармунчыларны санап бетергесез. Хәзер дә бергә җыелсак, гармунчылар ансамбле була”, - ди Гөлфия Вәлиевна.

Гөлфия ханым  сигезенче сыйныфка кадәр үзләренең Мөэмин Каратай авылында укыган. 9-10 нчы сыйныфларны  Иске Куакка  йөргән. Мәктәпне тәмамлагач һөнәри училищеда радиомонтажчы белгечлеге алса да, күңеле мөгаллимлек  һәм мәдәният- сәнгатькә тартылган. Ә күңеле белән инде кече яшьтән үк шагыйрь. Мәктәптә укыган елларында ул шигырьләрне үзе өчен генә язган.  Тик бервакыт “шагыйрь күңеленең никадәр нечкә булуын” аңламаган сыйныфташы, шигырьләрен яшерен генә табып укыган да, бөтен кешегә тараткан. “Мин шул хәлдән соң үз эчемә бикләнеп калдым, озак кына яза алмый тордым. Күрәсең, шигъри илһамым да куркып калгандыр. Аннары тормышка чыккач кына, янә язарга керештем,”- ди ул үзе. Гаиләле булгач, тормыш иптәше белән Шөгер якларына күченеп килгәннәр. Гаиләләрендә ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә уллары Рамил дә, кызы Римма да Казанда яшиләр. Гөлфия ханымның дүрт оныгы бар. Тормыш иптәше берничә ел элек вафат булган.

Милли йолалар әйләнеп кайта

Гөлфия Вәлиевна үз оныкларының туган телләрен, милли йолаларын белеп үсүләре өстендә дә тырышлык куя һәм бу тырышлыгының җимешләре дә күренә инде. Улы Рамилнең 3 нче сыйныфта укучы кызы Казанда узган “Мин татар кызы “ бәйгесендә катнашып, үзенең татар милли мәдәниятен белүе, туган телендә бик оста сөйләшүе белән җюри әгъзаларын таң калдырып, беренче урынны яулаган. Ә кызы Римманың улы Ислам, әле балалар бакчасына гына йөрүенә карамастан, “Йолаларны онытма” бәйгесендә үзен сынап караган. “Мин аларга бишек җырлары тыңлатып, “Әллли-бәлли-бәү”ләрне өйрәтеп үстерергә тырыштым”, -ди әбиләре.

“Гөлфия Вәлиевна безнең мәдәният йортында “Сандугач” милли ансамбленә йөри. Аның бетмәс-төкәнмәс энергиясе башкаларга да йокмый калмый, билгеле. Әледән-әле милли йола, гореф-гадәтләр белән бәйле чаралар үткәрергә гел әзер торалар. Шуларның берсе – “Капка төбе бәйрәме”. Бу бәйрәмне үткәрергә чиратка язылып куйдылар инде, Гөлфия Вәлиевна да үз капка төбендә авыл бәйрәме ясарга ниятләп тора. Ул башта күршеләр бәйрәме генә иде, бөтен авыл белән катнашырга теләк белдергәч, авыл бәйрәменә әйләнеп куйды. Мондый чараларда Гөлфия Вәлиевна үзенең махсус чыгарган шигырьләрен укый”, - ди мәдәният йорты хезмәткәре Гүзәл Закирова.

Безнең татарда гомер-гомергә бәет-мөнәҗәтләр бик зур урын алып торган. Сабыр холыклы, кайгысы- шатлыгы турында бөтен дөньяга кычкырырга ярырга оялган, күңелендәгесен бәет-мөнәҗәтләр аша башкаларга җиткергән. Гөлфия ханым кайгы-хәсрәт күргән кешеләрнең берсен дә читләтеп үтми, хәлләрен белешә, мөнәҗәт, бәетләр чыгара. Аларны социаль челтәрләрдә дә урнаштыра.“Миңа бик күп кешеләр, фәләннәр шундый авыр кайгы күргән икән, синең бәетне укып белдек диләр. Кайгылы вакытларында кешеләрне ялгыз калдырмау, ярдәм кулы сузу –бусы да безнең ерак бабаларыбыздан килгән йолаларның берсе бит”, - ди Гөлфия ханым.

Гөлнара Низамова, В.П. Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбе директоры:  
-    Гөлфия Вәлиевна безнең мәктәптә әхлак темасына кагылышы сыйныф сәгатьләрен бик еш үткәрә. Алар бик эчтәлекле, бала күңеленә сеңеп калырлык итеп әзерләнгән була. Бу сәгатьләрдә тормыштан алынган вакыйгалар, шул темага язылган китаплар да кулланыла. Ул бездә дәресләрдән тыш сәгатьләрдә, балалар белән театр түгәрәге дә оештырган иде. Алар Фәнис Яруллин, Абдулла Алиш әсәрләрен, халык әкиятләрен сәхнәләштереп, мәктәптә дә, балалар бакчасында да, клубта да күрсәттеләр.  Без аны барыбыз да яратабыз, чак кына тавышын ишетми торсак,  югалткан сыман эзли башлыйбыз. Һәрбер кешегә кирәкле сүз табып, куәтли дә, юата да, тәнкыйтьли дә белә ул.

Исламия Галимова
  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев