Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"Халык традицияләре - милләт нигезе"

Пылау, сүмәләк, яз турында җырлар – Нәүрүз мөбарәк булсын

Көн белән төн тигезләште, җиһанга Нәүрүз килде. Мәдәният сараенда Лениногорскида көн итүче төрле милләтләр бердәм булып, Нәүрүзне каршы алды.

Нәүрүз бәйрәме турында сөйләгәндә, беренче чиратта аның төрки, бер төркем фарсы телле халыкларга хас булуын әйтергә кирәктер. Ул Урта Азиядә яшәүче халыкларда, Советлар Союзы вакытында безнең союздаш республикаларга хас бәйрәм булган. Хәзер дә ул үзбәк, таҗик, төрекмән, казах, әзәрбайҗан, төрек халыклар тарафыннан бәйрәм ителә.

Лениногорск – күпмилләтле шәһәр. Шулай булгач, милли бәйрәмнәр бергә, бердәм булып уздырабыз. Әнә бит, Мәдәният сараенда узган бәйрәмгә татарлар да, руслар да, чувашлар да килгән иде. “Мин үзем Мәдәният сараеннан ерак тормыйм, шуның яныннан узып йөргәндә, Нәүрүз була, дигән белдерүне күргән идем, бәйрәмне карап чыгарга уйладым. Бер елны урамда, паркта булган иде, матур бәйрәм итеп истә калды. Бу бәйрәмнән соң яз килә, дип әйтәләр. Күргәзмәләрне дә бай итеп әзерләгәннәр”, - ди рус милләтеннән булган Валентина ханым.

Ә күргәзмәләр, чыннан да, күз явын алырлык иде. Фойеның бер ягында декоратив-кулланма сәнгать күргәзмәсе куелган. Монда шәһәрнең уңган кул осталары үз эшләре белән килгән. Әнә Римма Евдокимова атлас лентадан искиткеч гүзәл картиналар иҗат иткән. Бүгенге бәйрәмгә иң-иң матурларын, күңелдә язгы кәеф китерә торганнарын алып килгән. Картиналарда, әйтерсең чәчәкләргә сулыш кергән, алар чын кебек.

“Пенсиягә чыккач, нәрсә белән шөгыльләнермен, вакытны ничек уздырырмын дип уйлаган идем. Аннан атлас лента белән чигү эшен өйрәндем, хәзер бу шөгылемә ун еллап бар инде. Картиналар 3D эффекты биреп тора, аларга карагач, күңелдә шатлык хисләре туа. Элек буяулар белән ясалган картиналардан иң яхшысы юк дип уйлый идем, хәзер фикер үзгәрде: атлас лентадан чигелгән картиналар күз явын алырлык”, - ди Римма ханым.

Аның кул эшләре коллекциясендә декоратив сабыннар бар, аларны роза букетлары итеп ясап куйган. Шулай ук бәрхеттән кечкенә сумкалары осталык белән башкарылган. “Мин тагын изолоннан яктырткычлар (светильник) ясыйм”, ди Римма апа.

Аның белән бергә ахирәте Әлфия ханым да кул эшләре белән килгән. Ул исә “Зиләйлүк” ансамблендә җырчы да икән әле.

Милли диаспоралар бай өстәлләр әзерләгән. Үзләренең милли көйләрен уйнаталар, махсус уен коралларында уйныйлар. Үзбәк диаспорасыннан Хәсәнбай Азизов гаиләсе 13 ел Лениногорскида яшиләр. Хатыны Якутҗан һәм 4 бала белән бәйрәмгә килгәннәр, өстәлгә сый-нигъмәтләр әзерләгәннәр. Хәсәнбай – үзбәк диаспорасының Лениногорскидагы җитәкчесе булып тора. Алар Хорезм шәһәреннән бирегә килгәннәр. “Лениногорск - хәзер безнең өчен икенче өебез, монда башкалар белән дус-тату яшибез. Нәүрүз бәйрәменә хатыным пылау, көлчә, баурсак һәм башка тәм-томнар пешерде. Нәүрүз бәйрәмендә балаларга бүләкләр бирәбез. Ә бәйрәм символы булган сүмәләк 21 мартка, Нәүрүз көненә генә өлгерәчәк, - ди Хәсәнбай Азизов. Аның әйтүенчә, бәйрәм көнендә 50ләп кеше җыела, зур казанда пылау пешерәчәкләр. Ә Хорезмда исә бу көнне 200ләп кеше, кардәш-ырулары, дус-ишләре җыелган.

Нәүрүздә өйдә муллык булсын өчен бәйрәмне бай нигъмәтләр белән каршы алалар. Таджик диаспорасы сүмәләк белән сыйлады. Нәкъ Нәүрүз бәйрәме өчен генә пешерелә торган махсус татлы ризык икән сүмәләк. Бер тәүлек буе пешерәләр,  желе кебегрәк татлы сый була. Таджик диаспорасы вәкиле Низомиддин Эшонов әйтүенчә, Нәүрүз – алар өчен зур бәйрәм. “Безнең әби-бабайлар, әти-әниләр да бәйрәм иткән, уздырган, хәзер без дәвам итәбез, шулай ук балаларга да традицияләрне тапшырабыз. Бәйрәм көнендә сүмәләк, пылау белән сыйлыйбыз.  Барлык лениногорскилыларны бәйрәм белән тәбрик итәм”, - ди Низомиддин Эшонов. Аның әйтүенчә, сүмәләкне пешерер өчен бодайны суга салып, шыттырырга кирәк. Аннары онтарткычтан чыгаралар. Бер тәүлек дәвамында пешерелә. Он кушыла, гел болгатып торырга кирәк. Хатын-кызлар әзерләде, ди ул.

Төрки халыклар әйтүенчә, Нәүрүз бәйрәмендә ял бирелгән икән, Татарстанда ял көне бирелми, диләр. “Нәүрүз зур бәйрәм буларак кереп китсен өчен аны бәйрәм итәргә, халыкка аңлатырга кирәк, ул бәйрәмнең тарихы бик еракка барып тоташа”, - ди Низомиддин әфәнде.

Мәдәният сарае сәхнәсендә бәйрәм концерты узды. Төрле телдә җырлар, шигырьләр яңгырады. Самарадан махсус кунак Фарух Җәлилов килгән иде, аның җырлары лениногорскилыларга бәйрәм бүләге булды. Модель агентлыгы кызлары мөселман һәм милли киемнәр коллекциясен күрсәтте.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов нәүрүз бәйрәменең милләтләр дуслыгын тагын да ныграк җепләр белән бәйләүче бәйрәм икәнен ассызыклады. Шулай ук 18 март Кырым Республикасын һәм Севастополь шәһәрен Россия составына кушу турында килешү имзаланган көн икәнен дә искә төшерде, моннан 9 ел элек, 2014 елның 18 мартында килешү имзаланганын әйтте. Бәйрәм белән котлап, изге теләкләр җиткерде.

Бөтендөнья татар конгрессының Лениногорск бүлекчәсе җитәкчесе Фәридә Әхмәтшина бәйрәмгә төрле милләт балалары белән матур чыгышлар әзерләп килгән.

“Безнең 11нче гимназиядә төрле милләт балалары укый: таҗик, әрмән, үзбәк балалары бар. Алар быелгы Нәүрүз бәйрәменә шигырьләр әзерләп килде. Элегрәк биюче, җырлаучы үзбәк балалары да бар иде, алар туган илләренә киттеләр. Барысын да бәйрәм белән котлыйм”, - ди Фәридә Әхмәтшина.
Франгис исемле үзбәк кызы милли киемнән яз турында шигырь сөйләде. “Нәүрүз бәйрәме – гаилә бәйрәме ул. Ул көнне өйдә төрле тәм-томнар пешерелә. Гимназиядә башка милләт балалары белән укыйм, барысы да яхшы, бер гаилә кебек без”, - ди.

12 яшьлек Ахлиддин – милләте буенча таҗик. Ул Нәүрүзне – яз, шатлык-сөенче бәйрәме, ди. “Салкын кыш тәмамланды, хәзер җылы яз җитәчәк, мин җәйне яратам. Бүгенге бәйрәмгә шигырь әзерләдем”, - ди. Ахлиддин Таджикстанда туган, аннан аларның гаиләсе монда килгән. Өйдә үз телләрендә – таҗик телендә сөйләшәләр, дуслары белән исә рус телендә аралаша.

Розалия Мостафина

автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Халык традицияләре-милләт нигезе