Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"Халык традицияләре - милләт нигезе"

Сөйләшүебез төрле, ә бердәмлек һәм дуслык көчле

Һәркемгә үз теле якын, һәркем үз телендә күңелендәге иң саф хисләрне белдерә. Халыкара туган тел көне уңаеннан Мәдәният сарае сәхнәсеннән төрле телдәге шигырьләр, җырлар яңгырады.

 

21 февраль – Халыкара туган тел көне иде. Ул бөтен дөньяда билгеләп үтелә һәм һәр милләт бу көнне туган теленә карата булган хөрмәтен белдерә. Безнең Лениногорск районында 20дән артык милләт вәкиле яши. Татар халык бәйрәменә руслар, чувашлар һәм башкалар килә һәм киресенчә, ә төрки халыкларның Нәүрүз бәйрәмен исә бергәләп үткәрәбез.

Быел Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында әлеге датаның әһәмияте тагын да бермә-бер арта.

Лениногорск Мәдәният сараенда Халыкара туган тел көне уңаеннан оештырылган тематик кичә Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына старт бирде. Ул көнне шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары, балалар бакчасы нәниләре катнашты. Татар, рус, әрмән, таджик, чуваш, мордва телләрендә җырлар, шигырьләр яңгырады, төрек, якут биюләре башкарылды.

Мәдәният сараеның “Браво” студиясе алып баручылары бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, дөньядагы телләр турында мәгълүмат җиткерделәр, туган тел турындагы әйтем һәм мәкальләрне искә төшерделәр. Шунысы сөендерә, балалар татар һәм рус телләренең  җәүһәр мирасы булган  мәкальләрне, табышмакларны, әкиятләрне күп беләләр икән.  Димәк, әле безнең  киләчәгебез өметле, туган телебез яшәячәк дигән сүз.

 “Халыкара туган тел көнендә барлык телләр тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора, һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез”, - дигән фикерләр әйттеләр.

Татар халык шагыйре Фәнис Яруллинның шундый сүзләре бар: “Тел - халык күңеленең кыңгыравы.  Ә кыңгырау кагылмасаң чыңламый”. Дөрес әйткән бит язучыбыз. “Үз телеңдә күбрәк сөйләшергә кирәк. Моңа гаиләдә күбрәк басым ясалса, әйбәт булыр иде. Өйдә татарча гына сөйләшә иде, бакчага киткәч, балабыз русча сиптерә башлады дигән җөмләне еш ишетәбез. Әйе, русчага өйрәнә. Ләкин бит бала аңласын дип, гаиләдә русчага күчәргә кирәкми. Башка телне дә өйрәнсен, үз телен дә онытмасын”, - ди балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Гөлфия ханым.

Шәһәребезнең 27нче балалар бакчасыннан килгән кечкенә кызлар “Реченька” рус халык, салмак кына булган әйлән-бәйлән биюен тәкъдим итте. “Безгә бу бию ошый, көе дә матур”, - ди бакчаның әзерлек төркеменә йөрүче кызлар. 27нче бакчаның музыка буенча тәрбиячесе Наталья Сыркина әйтүенчә, бакчада төрле халыкларның милләтен өйрәнү буенча төрле проектлар узып тора. “Бер төркем рус халык милләтен сайлады һәм шуның буенча эшли. Проект барышында без бию балалар белән бию өйрәндек. Бүгенге чарага безне чакырдылар һәм теләп килдек. Кызларга да сәхнәдә чыгыш ясау ошый”, - ди Наталья Сыркина. Кызлар биюгә балалар бакчасында тектерелгән костюмнары белән чыгыш ясадылар.

Татар халкы чәйсез тора алмый бит, тирләп-пешеп, самавырдан тәмле итеп чәй эчү – үзе бер йола, дигән фикердә тора “Айсылу” балалар театры җитәкчесе Зөмәрә Шәрәпова. Ул үзенең түгәрәгенә йөрүче балаларга да моның барлык нечкәлекләрен төшендергән. Әнә балалар ничек оста итеп самавырга чишмәдән су алып кайтып “салып”, самоварны куеп җибәрделәр. Йомыркалар юып, аларны да элеккечә пешерергә куйдылар. Самавырдагы йомычкалар кабынып китсен өчен, итек белән һава да өрдереттеләр. “Шушы күренешне өйрәнү барышында элеккеге гореф-гадәтләрне дә күздән кичердек, өйрәндек, тагын бер кат матур, онытылмас йолаларыбыз бар икәненә инандык”, - ди Зөмәрә ханым.

Менә 8 ел Лениногорскида яшәүче Джулия Арутунян  безнең шәһәрне үз итеп өлгергән. “Матур, яшел шәһәр. Монда төрле милләтләр күп яши”, - ди. Ул үзе әрмән милләтеннән. “Бүгенге чарада әрмән телендә шигырь сөйләячәкмен. Шигырьдә туган як, аның кеше өчен иң кадерле төшенчә булуы әйтелә ул шигырьдә”, - ди Джулия. Ул 11нче гимназиядә белем ала. Дуслары, сыйныфташлары белән тату булып яши.


Белешмә. 1999 елның ноябрендә ЮНЕСКО туган телгә игътибар бирү турында мәсьәләне күтәреп чыга. Шуннан соң дөньяда, телләрнең әһәмиятен күрсәтү һәм ана теленә сак караш тәрбияләү максатыннан, 21 февраль - Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә башлый. Википедия мәгълүматлары буенча, 2022 елда дөньяда 7151 тел барлыгы билгеле булган. Киң таралган 40 телдә Җир шарының өчтән ике халкы сөйләшә.


Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев