Үстерүчегә - савап, алучыга – тагын бер савап
Мөселман кешесенең башкаларга шатлык китереп, кайгыдан арындыруы, ач вакытында тамагын туйдыруы, бурычларынан катылырга булышуы Аллаһы Тәгалә каршында иң күркәм эш булып тора.
Шәһәребезнең “Ихлас” мәчете каршында эшләп килүче “Мөслимә” клубы нәкъ менә шушы изге эшләрне күз алдында тоткан матур чара үткәрде.
“Без мондый чараны беренче тапкыр гына уздырмыйбыз. Элеккеге елларда “Кабак бәйрәме”, бакчада өлгергән яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне кышкылыкка сакларга әзерләү, консервацияләү буенча чаралар, хәтта “Карбыз бәйрәме” дә үткәргәнебез бар. Чөнки соңгы елларда авылларда карбыз-кавын үстерү белән мавыгалар. Бу юлы “Уңышка шөкер” дип исемләнгән чарабызны берничә төрле максатны күз алдында тотып оештырдык. Аның беренчесе, бакчага утырткан, чәчкән яшелчә, җиләк-җимешләребезнең уңышын җыеп алу бәхетенә ирештергән өчен рәхмәтебезне белдерү. Без яз көне бакчаларыбызга төрледән-төрле яшелчә чәчәбез, бәрәңге утыртабыз. Кырларга, киләчәктә мул икмәк уңышы алу өчен арыш, бодай чәчелә. Әмма Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән яңгырлар, кояшлы аяз көннәр бер-берсен алыштырып тормаса, мул уңыш җыеп ала алмас идек, - ди “Мөслимә” клубы методисты Ләйлә Гыймранова.
Бу чараны милли гореф-гадәтләргә нигезләнгән уңыш бәйрәме дип тә, хәйрия чарасы яки аш-су осталары күргәзмә-бәйгесе дип тә атарга булыр иде. Лениногорск шәһәре һәм авылларында яшәүче мөселман хатын-кызлары, өлкәнрәк яшьтәгеләр дә, яшьләр дә үз куллары белән үстергән бакча нигъмәтләрен башкаларга да өлеш чыгару өчен алып килгәннәр. Төрледән-төрле салатлар, вареньелар, камырдан әзерләгән тәм-томнар белән күргәзмә өстәлләре сыгылып торды.
“Урамның үз традициясе бар иде”
Лениногорскида яшәүче Энҗе ханым Идрисова балачак истәлекләре белән уртаклашты: “Мин авылда туып-үстем. Безнең урамда бер бик матур гадәт бар иде. Бәлки ул бөтен авылда булгандыр инде, анысын хәтерләмим, үзебезнең урам турында гына әйтәм. Безнең урам әниләре бакчада үскән җиләк-җимешне җыеп варенье кайната, аннан тирә-күршеләрен барысын да авыз иттерә. Үзенә күрә бер “Варенье бәйрәме” була иде ул. Өстәл төрледән-төрле варенье белән тула.
Ул заманнарда колхоз бик күп итеп чөгендер эшкәртергә бүлеп бирә иде. Без җәй буе чөгендер кырында әниләргә булышабыз, ә көз көне шул уңышны җыеп алып дәүләткә тапшыргач, хезмәт хакы белән бергә шикәр дә бирәләр иде. Ул зур бер капчык була, кайвакытларда аңардан да артып китә. Кемнең-күпме чөгендер тапшыруына карап бирелгәндер инде. Менә шул вакытта әниләребезнең тагын бер йоланы тормышка ашыруга керешә: алдан сөйләшеп куеп, бөтенесе бер көнне ширбәт ясыйлар. Аны сөткә шикәр комы кушып, бик озак кайнатып ясаганнарын хәтерлим. Ширбәт ясау да, бөтен таныш-белешне сыйлау белән тәмамлана.
Варенье һәм ширбәтне, әни иң беренче чиратта ялгыз калган карт-корыга, ятимнәргә тарата иде. Мин аның безне бик еш “фәлән әбиегезгә, йә бабагызны менә шул күчтәнәчне илтеп килегез әле” дип, безне шул кешегә җибәргәнен хәтерлим. Бу да, мул уңышка шатланып, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт белдерү булган бит инде. Үзеңдә булган ризыктан- башкаларга өлеш чыгаруны, рәхмәт белдерүнең бер ысулы дип аңлыйм мин”, - дип сөйләде Энҗе ханым.
Үз эшләренең җимеше
“Уңышка шөкер” чарасы тагын бер изге максаттан чыгып оештырылды. “Без бүгенге очрашуыбызны яман шеш авыруы белән интегүчеләргә ярдәм йөзеннән дә оештырдык”, - ди Ләйлә ханым. Ул аларның берсенең тарихына тукталып үтте: “Озак вакыттан бирле шушы чирдән дәваланучы тыйнак мөслимәбезнең күптән түгел кызына да шундый диагноз куелган. Гаиләләрендә ярдәм итәрлек әтиләре дә, туганнары да юк.
Дәвалану өчен күп чыгымнар сорала. Инде Казанда, Мәскәүдә дәваландылар, әле озакламый тагын Мәскәүгә барырга тиешләр. Хәзер ана кеше үзе өчен түгел, кызы өчен бик кайгыра. Әмма әйткәнемчә, тыйнак, башкаларга кыенлык китерүдән куркып, үз мөмкинлекләреннән чыгып көн итәләр. Бик сабыр ханым, саулыгы чамалы гына булса да, бүгенге көнгә кадәр эшен ташламый. Әниле-кызлы шундый авыр хәлдә калуларын, үзебездә очраклы рәвештә генә белдек. Бүген аларга ярдәм йөзеннән хәйрия ярминкәсе дә үткәрәбез. Ярминкәдә яшелчә, җиләк-җимеш, төрле кулдан ясалган консервалар, камыр ризыклары сатыла. Барысы да мөслимәләребез үзләре үстереп, ясап, пешереп килгән ризыклар”, - ди Ләйлә ханым.
“Уңышка шөкер” чарасында катнашучыларның барысы да ярминкәдә катнашырга әзерләнеп килгәннәр. Яминкәнең үзенчәлеге шунда: үзләре алып килгән ризыклардан килгән акчаны һәркем хәйриягә тапшырды. Билгеле, сатуга куелган әйберләрнең бәясе юнь. Әмма шул акчага үз кесәләреннән тагын бераз өстәп бирмәсәләр, безнең мөслимә ханымнар тынычланып кала алмас иде. Бу юлы да шулай булды.
Расыйха апа Хәйбрахманова Зәй-Каратай авылыннан үзе үстергән суганын алып килгән. Аны матур итеп толым ясап үргән, толымның озынлыгы бер метрдан да күпкә артып киткән. Инде бик олы яшьтә булуына карамастан бөтен яшелчәне үз бакчасында үзе үстерә. Аның суганнан үргән искиткеч матур толымы күз ачып йомганчы иясен дә тапты.
Бу чарага Расыйха апа бертуган сеңлесе Тәслимә Шәрипова белән килгән. Тәслимә ханым Зәй-Каратайның “Рәйхан” ансамбле әгъзасы да, алар бәйрәмдә матур мөнәҗәтләр укыдылар.
“Мин 2011 нче елдан “Ихлас” мәчетенә йөри башладым. Өч ел мәдрәсәдә белем алдым. Гарәп телендә укырга өйрәнеп, Корьән укый алырлык уңышка ирештем. Хәзергесе көндә аена бер тапкыр укырга киләм, үзебезнең авыл мәчетендә атнасына бер тапкыр җыелышабыз, Корьән укыйбыз. Бу чарага үзебезнең ансамбль белән, җыелган мөслимәләребезгә мөнәҗәтләр укып, очрашуны тагы да ямьли төшәр өчен килдек. Билгеле, хәйрия эшенә дә үзебездән өлеш кертәсебез килде”, - ди Тәслимә ханым.
“Уңышка шөкер” чарасының кызыклы гына бәйге өлеше дә булды. Яшелчә һәм җиләк-җимешләрне матур итеп тураклау, аларны күз явын алырлык итеп тәлинкәләргә тезеп куюда мөслимәләребез берсеннән-берсе уздырып тырышты. “Мөслимә” клубы методисты Ләйлә ханым бу матурлыкны бәйгене күзәтеп-карап торучылар хозурына тапшыргач, күпләр хәтта сүзсез калып, кулларын гына чәбәкләп куйды.
“Мондый хәйрия акцияләрендә катнашырга бик теләп тә, акчасы булмаган кешеләр бар. Акчасы булмаса, аның бакчасында уңышы, кулыннан килгән осталыгы була. Менә шундый кешеләрне дә катнаштырасыбыз килде. Ул бит алып килгән кешегә үзенә бер савап, ә сатып алган кешегә – тагын савап. Безнең “Мөслимә” клубы оешуга озакламый 10 ел була. Биредә төрле юнәлештәге чаралар алып барабыз.
Алар кемдер уйлаганча, дин темасына гына түгел, без хатын-кыз тормышының барлык якларын да күз алдында тотып, төрле чаралар, әңгәмәләр үткәрәбез. Клуб онлайн-форматта да эшли. Бу аеруча ковид чикләүләре вакытында бик кирәкле булды. Балалар өчен дә аерым чараларыбыз бар. Лениногорск мөхтәсибәте белән бик тыгыз элемтәдә эшлибез. Ноябрь аенда, клубның уньеллыгы уңаеннан бездә күп төрле чаралар планлаштырылган. Мөслимә хатын-кызларыбызны көтеп калабыз”, - ди Ләйлә ханым.
Исламия Галимова
Галия Рәхимова, Лениногорскида яшәүче:- Изгелек, мохтаҗ кешеләргә кулыбыздан килгәнчә ярдәм итү, ул – безнең милли традициябез. Киләчәк буыннарга да шуны төшендереп, аңлатып калдыру – изге бурычыбыз. Бу чарада әни-әбиләренә ияреп балаларның да килүенә аеруча шат булдым. Мин үзем Урдалы авылында туып-үстем. Хәзер Лениногорскида яшим. Бүгенге чарага авылдашларым да килгән иде. Мин үземнең туган авылым кырларында үскән мәтрүшкәләрне сатып алдым. Мәтрүшкәләрнең шифасы – миңа, минем биргән хәерем мөслимәләребезгә ярдәм булыр дип ышанам. Шулай булсын иде дип дога кылам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев