1 августтан кемнәрнең пенсияләре артачак?
Депутат аңлата.
1 августтан Россиядә тупланма пенсия һәм кайбер төр вакытлы пенсия түләүләрен алучыларның түләүләре артачак. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Алексей Говырин РИА Новостига сөйләде.
«2026 елның 1 августыннан пенсионерларның бер өлешенең түләүләре пенсия тупланмалары хисабына артачак. Сүз Россия Социаль фонды аша тупланма пенсия билгеләнгән кешеләр турында бара. Аларның түләүләренең күләме 17,3 процентка артачак. Гариза юлларга кирәкми, түләүләрне фонд мәгълүматлары нигезендә автомат рәвештә яңадан исәпләячәкләр», – диде парламентарий.
Депутат сүзләренчә, әлеге арттыру тупланма пенсия алучы гражданнарның кайбер категорияләренә генә кагылачак. Бу — 2002-2004 елларда пенсиянең тупланма өлешенә кертемнәр күчерелгән 1953-1966 елгы ир-атлар һәм 1957-1966 елгы хатын-кызлар, шулай ук кертемнәр 2014 елда тупланма өлеш юк ителгәнче түләнгән 1967 елгы һәм аннан яшьрәк гражданнар.
Моннан тыш, пенсия тупланмаларын дәүләт бюджетыннан финанслау программасында катнашучылар, ана капиталын тупланма пенсиягә юнәлткән гражданнар, шулай ук үз теләге белән кертемнәр ясап тупланмалар формалаштырган россиялеләрнең пенсия түләүләре 19,3 процентка артачак.
Депутат шулай ук августтагы арттыру картлык буенча бирелә торган иминият пенсияләренә, социаль пенсияләргә, инвалидларга, туендыручысын югалтучыларга бирелә торган түләүләргә һәм хәрби пенсияләргә кагылмавын искәртте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең МАХ-каналга кушылыгыз: https://max.ru/join/FCC6jdLcKlakggSaD114n_EtmNar4gIlWnBZvw_t_SA
Нет комментариев