Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

11 - 17 МАЙГА ЙОЛДЫЗНАМӘ

Кучкар (21.03-20.04)лар, бу атнада эчке күңелегезгә генә ышаныгыз. Шәхси тормышыгызда да, эшегездә дә проблемалар барлыкка килүе ихтимал. Шулай да, төшенкелеккә бирелмәгез, барысы да җайланыр. Финанс хәлегезне кайгыртыгыз, бу атнада бик үк керемнәр көтелми. Үгезбозау (21.04-21.05)лар, тормышыгызны яхшы якка үзгәртергә теләрсез. Шунысы мөһим, чит кешедән бурычка акча сорамавыгыз яхшырак. Шәхси тормышыгызны...

Кучкар (21.03-20.04)лар, бу атнада эчке күңелегезгә генә ышаныгыз. Шәхси тормышыгызда да, эшегездә дә проблемалар барлыкка килүе ихтимал. Шулай да, төшенкелеккә бирелмәгез, барысы да җайланыр. Финанс хәлегезне кайгыртыгыз, бу атнада бик үк керемнәр көтелми.
Үгезбозау (21.04-21.05)лар, тормышыгызны яхшы якка үзгәртергә теләрсез. Шунысы мөһим, чит кешедән бурычка акча сорамавыгыз яхшырак. Шәхси тормышыгызны җайларга телисез икән, үз-үзегезгә генә ышаныгыз, читтән киңәш сорарга кирәкмәс.
Игезәк (22.05-21.06)ләр, сезне бу атнада яхшы да, күңелсез дә хәлләр көтүе ихтимал. Якын кешеләрегез һәм хезмәттәшләрегез белән яхшы мөнәсәбәттә булырга тырышыгыз. Үз проблемаларыгызда аларны гаепләмәгез. Үзегезгә читтән карагыз әле, начар гадәтләрегез юкмы икән?!
Кысла (22.06-22.07)лар, сезнең өчен тирә-юнь күңелсез булып тоелыр. Ялгызыгыз гына каласы килү теләге уяныр. Атна уртасында бурычка акча сораулары, яисә бурыч кайтарулары мөмкин. Ял көннәрендә дуслар белән күрешү, күңелле вакыт үткәрү комачау итмәс.
Арыслан (23.07-22.08)нар, сезне тыңлаучы булмагач атна дәвамында үзегезне кая куярга белмәссез, артык итеп тыярсыз. Шулай да, хезмәттәшләрегез белән ачуланышудан читтә торыгыз. Яраткан кешегезгә карата игътибарыгызны жәлләмәгез.
Кыз (23.08-22.09)лар сезнең өчен атна уңышлы булыр. Гаиләгездә бәхет ташып тора. Эшегездә кыенлыклар килеп туган булса, тиз арада хәл итәрсез. Ял көннәрен туганнар белән күрешеп үткәрү кулайрак булыр. Шул вакытта, бергәләп үткәннәрне дә искә төшерерсез.
Үлчәү (23.09-23.10)ләр сезнең белән күңелсез хәл килеп чыгуы бар дип кайгырып утыру кирәкмәс. Барысы да яхшы гына бар бит. Финанс хәлегезгә килгәндә, үзегез киртә куймасагыз, яхшы якка үзгәрәчәк. Янәшәгездә булган кешеләрнең киңәшенә игътибар итегез, файда булып куяр.
Чаян (24.10-22.11)нар, сезнең өчен атна бик үк уңышлы булмаса да, икенче яклап карасаң, барысы да үз кулыгызда, бәлки уңыш елмаер. Эшегезгә килгәндә, хезмәттәшләрегез сезне хөрмәт итми дип уйларсыз, кәефегез корылыр. Үзегезне кулга алыгыз, бәлки эштән арынып ял итәргә бару ягын карарсыз.
Укчы (23.11-21.12)лар, атна сезнең өчен бик җиңелләрдән булмас. Эш тә күп булыр, кайвакыт туйдырыр, арытылыр да, шулай да ташлап калдыру кирәкмәс. Романтик очрашуга чакырулары ихтимал. Ялгызлар, бәлки, гомерлек мәхәббәтен очратыр. Ял көннәрен туганнар белән үткәрү шарт.
Кәҗәмөгез (22.12-18.01)ләр, барысына да киңәш бирә башларсыз, кирәксә-кирәкмәсә дә. Шулай да, киңәш сорасалар гына бирергә кирәк, ә көчләп тагарга түгел. Берәр эш башлап җибәрергә телисез икән, иң элек, булганнарын тәмамлагыз. Финанс мәсьәләсенә килгәндә, керемнәр булыр.
Сукояр (19.01-18.02)лар атна башыннан тырышып эшкә чумар. Барысына да өлгерер, тәмамлар. Кыенлыклар алдында югалып калмаска. Якын кешегездән киңәш сорау да комачау итмәс. Ял көннәрен сөйгәнегез белән үткәрергә тырышыгыз.
Балык (19.02-20.03)лар, эшегездә җаваплылыкны үз өстегездән төшерергә тырышмагыз, барыбер килеп чыкмый. Теләмәсәгез дә, башлаган эшне ахырына җиткерергә кирәк, "аннары"га калдырырга ярамый. Ялгызларны яңа очрашу-танышулар көтелә. Кем белә, бәлки тормышыгыз җайланмасмы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гороскоп