Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

11нче гимназия укучылары “Аулак өй баттл”да ярышты (+фотолар)

Шәһәребездә менә өченче тапкыр “Аулак өй баттл” ярышы үтте, бу юлы мәктәп укучылары арасында.

 

11нче гимназиянең “Айсылу” балалар түгәрәге җитәкчесе Зөмәрә Шәрәпова олылар белән әлеге әдби ярышны үткәргән иде. Аның ярышны үткәрү буенча тәҗрибәсе бар. Инде менә 11нче гимназия укучыларын ярыштырды: 3 А – “Энҗе бөртекләре”  һәм 4 А  “Дуслык” – ике команда булып сынаштылар.

Биремнәр татар әдәбиятына кагылышлы иде. “Йөзек салыш” уенында учларына әдәби биремнәр язылган кәгазь кисәкләре салынды.

“Кем миллионер булырга тели” уенында укучылар бераз югалып калса да, ахырга кадәр биремнәрне эшләделәр. Биремнәр баллар буенча түгел, конфет белән бәяләнде, ягъни жюри биремнәр өчен конфетлар кәрзингә салып барды. 5 конфет – иң югары очко булып саналды.

Шулай ук концерт номерлары булды. Соңыннан жюри нәтиҗәләр чыгарды. Шулай итеп “Дуслык” командасы – 65, “Энҗе бөртекләре”  81 очко туплады.

Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

Розалия Мостафина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев