Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

11нче гимназия укучысы Дамир үзе иҗат иткән шигыре белән республика конкурсында призлы урын алды

Дамир - сәләтле, тырыш егет.

11нче гимназиянең 7нче сыйныф укучысы Дамир Динекаев Рөстәм Бикмуллин исемендәге XXII Республикакүләм «БикаФест» яшьләр җыр-шигърият фестивалендә катнашты.

Ул Лаеш районында “Йолдызлык” лагерендә узды. Дамир үз шигырен иң оста яттан сөйләүче номинациясендә 12-15 яшьлекләр арасында 3нче урын алып кайтты. Дамир фестивальдә  үзе иҗат иткән «Милли җәүһәрләр» исемле шигырен язган. Жюрида шагыйрьләр, драма артистлары яшьләрнең сәләтен бәяләгән.  Безнең талантлы егетебезгә әлбәттә бары соклану хисләре генә белдергәннәр. Бүләкләр дә тапшырганнар.

Дамир әйтүенчә, фестиваль кысаларында оста сөйләм, артистизм, шигырь язу буенча мастер-класслар булган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев