АГАЧЛАР ТУРЫНДА
Бик эссе көннәрдә урманда гаҗәеп тәмле ис килә. Баксаң, агачлардан чыккан исле молекулалар өскә менеп, һавадагы су парларын тоткарлый һәм яңгыр болытлары барлыкка килә икән. Агачлар корылыктан үлмәс өчен, шул рәвешле ис чыгарып, яңгыр чакыра ала.
? Француз ботанигы Фрэнсис Галле белдерүенчә, агачлар үзара исләр ярдәмендә аралаша. Алар махсус ис чыгарып, кыргый хайваннарга, бөҗәкләргә дә хәбәр җиткерә икән. Үзенә һөҗүм итә башласалар, агач яфрак-ботакларыннан ис бөркеп, һөҗүмчене куып җибәрә ала.
? Агачлар — сәяхәтчеләр дә. Үзләре күчеп йөрмәсәләр дә, алар орлыкларын җил белән, су аша, кошлар ашказанында яки канатында әллә кайларга тарата.
? Агач ботакларын бер бәйләмгә җыйсаң, ул аның кәүсәсе юанлыгында булачак.
? Карт агачлар үзләрендәге туклыклы матдәләрне янәшәсендә үскән яшьрәкләренә бирә һәм шул рәвешле аларга үсәргә ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев