Бөек шагыйрь Г.Тукай язганча, театр яктылыкка, нурга илтеп кенә калмыйча, халыкны бөтенләй икенче дөньяга алып кереп китә. Тамашачы тормышчан, тирә-юньдәге вакыйгаларны карарга ярата. Халыкны театрга тарту өчен артистларның ышандырып уйнаулары кирәк. Әнә шундый тылсымлы көчкә ия Мәдәният сарае каршында эшләп килүче Р.Шиһап исемендәге халык театры артистлары.
Халык театры 54 ел...
Бөек шагыйрь Г.Тукай язганча, театр яктылыкка, нурга илтеп кенә калмыйча, халыкны бөтенләй икенче дөньяга алып кереп китә. Тамашачы тормышчан, тирә-юньдәге вакыйгаларны карарга ярата. Халыкны театрга тарту өчен артистларның ышандырып уйнаулары кирәк. Әнә шундый тылсымлы көчкә ия Мәдәният сарае каршында эшләп килүче Р.Шиһап исемендәге халык театры артистлары.
Халык театры 54 ел эшләп килү дәверендә исәбе-хисабы булмаган әсәрләр сәхнәләштергән, күпме тамашачыны чакырып, әсәрләрен аларның йөрәге аша үткәргән. Ә моңа ирешү өчен никадәр көч, энергия, тырышлык кирәк. Бу җаваплы вазифа театрның режиссеры җилкәсенә ята. Шөкер, бездә җаны-тәне белән халык театрын яшәтү өчен, ана телебез - татар теле яшәсен дип, балаларыбыз әдәби сөйләм үрнәкләрен ишетеп үссен өчен театрны яшәтүче-режиссер Мәдинә апа Сафиуллина бар. Ул үзе 6 яшьтә үк сәхнәгә чыккан кеше. Г.Камалның "Кайниш" спектаклендә Нәсимә исемле кыз ролен башкарган. Шуннан мәктәптә (Зәй-Каратай) укыганда драмтүгәрәктә катнашып уйный башлый. "Әле дә классташлар белән очрашканда, син бу рольне уйнаган идең, мин бу рольне уйнаган идем дип искә алабыз. Гомер уза, унны бетергәнгә дә 55 ел", дип хатирәләрен яңарта Мәдинә апа. Әтисенең "Кызым, табиблыкка укы" дигән сүзләрен аяк астына салып таптамый: Казан медицина училищесын тәмамлап чыга. Арча районында фельдшер-акушер булып эшләп алганнан соң Әтнәгә китә. Театр "җене" кагылган кеше тик утыра аламы соң? Ул анда ике эшне бергә алып бара: Әтнә халык театрында да уйный башлый. 1966 елда Лениногорскига кайтып, театр сәхнәсенә аяк баса. Рәшит Шиһаповның үлгәненә 22 августта 9 ел була. Шуннан бер ел да калмыйча, һәр ел саен әсәрләр сәхнәләштерәләр. Халык театрының дәвамчысы бар дип әйтүем. Менә шундый тынгысыз дәвамчыны, алмашчыны үзенә дә көтә Мәдинә апа. "Хәзер китеп барсам, шәһәр театрсыз калачак. Ә театрсыз калу - алтын югалтудан авыр ул. Режиссерга алынучы юк. Дөрес, авыр эш, бары фидакарь зат булсаң гына эшли аласың. Килеп чыксын иде шундый кеше", ди Мәдинә ханым.
Аларның спектакльләрен халык яратып карый, зал тутырып килә, кат-кат халык соравы буенча куялар. "Хатын түгел - аждаһа" (Д.Салихов) спектаклен 70 тапкыр куйганнар! "Әгәр кичерә алсаң..." (В.Сәйфуллин) спектакле бер ел эчендә 40 мәртәбә тамашачылар хозурына җиткерелгән. Бу спектакль белән Казан сәхнәләрен дә гөрләткән бит алар! Ә шул әсәрдә уйнаган Ильмира Алишева белән Ләйлә Фәрзетдинова "Идел-йорт" халык театрлары фестиваленең йомгаклау тантанасында, яшь кенә булсалар да, актерлык осталыгы номинациясендә җиңү яулыйлар. Мәдинә ханым үзе дә дипломант исемен алып кайта. Менә бит 5 актер гына уйнаучы спектакль нинди югары көчкә ия! Чын мәгънәсендә, халык мәхәббәтен яуларга өлгергәннәр. Спектакльгә биш кеше генә алуның сәбәбе - авырткан җиргә барып тоташа. Җиңел машинага шул хәтле кеше генә сыя ич! Гастрольләргә йөрергә кирәк бит. Аларның машина йөртүчесе дә артист, роль башкара. Әле шул машинага гадиләштерелгән декорацияләрне дә төяргә кирәк. Машина булмау - аларның иң зур проблемасы. Профессиональ театрда һәр спектакль өчен кием тектерәләр, монда һәр артист үзе киенә, таныш-белешләрнең киемнәре дә ходка китә. Алар менә шулай үз казаннарында кайнап, әсәрләребезне халык яратсын дигән максат белән көн итәләр.
Әйе, театрда Мәдинә апа әйтмешли, фанат булмасаң, уйный алмыйсың. Ә халык театрының оста артистларча уйнаучылары, шөкер, бар. Минсәим Яруллин, Энҗе Мусина - болары инде ветеран актерлар, озак еллар сәхнә тотканнар. Флера Тәхауова, Марсель Зарипов, Рәфис Сөләймановка һәрвакыт таяна ала Мәдинә апа. Ә яшь актерлар Илмира Алишева, Илмир Сәхабетдинов, Гөлназ Вәлиуллина, Ләйлә Фәрзетдинова - театрның өметле киләчәге.
Театрда уйнаучыларга таләпләр югары: башта алганда шигырь сөйләтеп карап, җиз иләк аша үтәргә кирәк. "Интонация буенча икешәр ай эшлибез. Кешедә сәләт булмаса, чыгып болганып йөрүдән генә уңышка ирешеп булмый", ди театр җитәкчесе.
Ә бүгенге көндә Р.Шиһап исемендәге халык театры коллективы театрның 55 еллыгына әзерләнә. Зөлфәт Хәким әсәрен алганнар. "Нинди әсәр икәне сер булып калсын", ди Мәдинә ханым. Монысы да уңышлы булачагына шик юк. Аларның һәр куйган спектакльләре үтемле, тормышчан, чынбарлыкны күрсәтә. Залдагы тамашачының җылы кабул итүе дә шуның белән аңлатыладыр. Шундый актерлар һәм режиссер булганда Лениногорск халык театры яшәячәк әле!
Нет комментариев