Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

АШКАЗАНЫН НИЧЕК САКЛАРГА?

Ашкайнату эшчәнлеге тайпылышларыннан саклану авыр түгел. Моның өчен нәрсә ашавыңны контрольдә тотарга һәм яшәү рәвешенә берникадәр үзгәреш кертергә генә кирәк. Аз-азлап, ешрак ашагыз. Әлеге кагыйдәне үтәгәндә, ашказанында авырлык сизелми, канда шикәр микъдарын контрольдә тотучы инсулин гормонының кискен тирбәлешләре булмый. Иртәнге ашка вакыт табарга кирәк. Иртән ашамасаң, көн дәвамында калорияләрне яндыру...

Ашкайнату эшчәнлеге тайпылышларыннан саклану авыр түгел. Моның өчен нәрсә ашавыңны контрольдә тотарга һәм яшәү рәвешенә берникадәр үзгәреш кертергә генә кирәк.
Аз-азлап, ешрак ашагыз. Әлеге кагыйдәне үтәгәндә, ашказанында авырлык сизелми, канда шикәр микъдарын контрольдә тотучы инсулин гормонының кискен тирбәлешләре булмый.
Иртәнге ашка вакыт табарга кирәк. Иртән ашамасаң, көн дәвамында калорияләрне яндыру тизлеге акрыная. Бөртеклеләр, солы боткасы, көрпәле ипидән тостлар организмны клетчаткага баета, ашкайнату эшчәнлеге яхшыра.
Тулы ашказаны белән йокларга ятмагыз. Кичке аш йокларга кимендә 3 сәгать кала ашалырга тиеш. Йоклар алдыннан ашалган ризыкларның янарга өлгермәгән калорияләре май запасына әверелә. Моннан тыш, бу сару кайнауга сәбәпче була.
Азыкны акрын гына, яхшылап чәйнәп ашарга кирәк. Ашыгып ашаганда төкеректә ашкайнату өчен кирәкле ферментлар барлыкка килеп өлгерә алмый.
Ашаганнан соң авыр физик хезмәт, спорт зыянлы. Ашкайнату процессына булышлык итү өчен, ашказанына кан килә. Физик хезмәт канның йөрәккә, кул һәм аяк мускулларына китүенә этәргеч бирә. Нәтиҗәдә ашкайнату эшчәнлеге бозыла. Табын артыннан торгач, акрын гына йөреп кайту файдалы.
Терлек майларын киметегез. Алар холестеринны арттыра, йөрәк-кан тамырлары чирләренә китерә.
Су эчегез. Көн саен иртән ач карынга һәм йоклар алдыннан бер стакан чиста су эчәргә гадәтләнегез.
Көн саен яшелчә һәм җиләк-җимеш ашагыз. Үсемлек ризыклары - клетчатка, витаминнар, минераллар, организмга кирәкле микроэлементлар чыганагы. Алар йөрәк-кан тамырлары чирләреннән, диабет, рактан сакланырга булыша.
Тәмләткечләр белән сак булыгыз. Ашказаны сау булмаган кешегә алар белән мавыгу зыянлы. Шулай да имбир, кызыл борычның, чамасын белгәндә, ашкайнату процессын яхшырта алуын истә тотарга кирәк.

https://vk.com/tamletamak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев