ЯҢАЛЫКЛАР
Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов агропромышленность комплексында эшләүчеләрне котлый
Безнең районның агропромышленность комплексында 1 мең 500 хезмәткәр эшли.
Һөнәри бәйрәм белән ихлас, кайнар котлауларны кабул итегез. Элек-электән алып һәм бүгенгесе көнгә кадәр җирдә эшләүче кешенең хезмәте иң авыр һәм иң кирәкле дип саналган һәм санала. Аграр комплекс өчен хәзерге шартлар җиңел түгел. Әмма авырлыкларга һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендәге проблемалы...
Безнең районның агропромышленность комплексында 1 мең 500 хезмәткәр эшли.
Һөнәри бәйрәм белән ихлас, кайнар котлауларны кабул итегез. Элек-электән алып һәм бүгенгесе көнгә кадәр җирдә эшләүче кешенең хезмәте иң авыр һәм иң кирәкле дип саналган һәм санала. Аграр комплекс өчен хәзерге шартлар җиңел түгел. Әмма авырлыкларга һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендәге проблемалы ситуацияләргә карамастан, авыл хезмәтчәннәре, халыкны авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү буенча куйган бурычларын лаеклы үтиләр. Җиргә карата хуҗаларча мөнәсәбәттә булу, җаваплылык тоеп, сез агропромышленность комплексын үстерү өчен уңай шартлар тудырасыз.
Сезнең хезмәтегез олы хөрмәткә лаек. Сезгә һәм авыл хуҗалыгы производствосы ветераннарына ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек һәм бәрәкәтле тормыш телим. Өстәлләребез һәрвакыт шулай мул булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев