Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Авыл хуҗалыгы

Елның-елында кызу урак вакытында авыл халкы, олысы-кечесе дигәндәй, ындыр табакларына эшкә, ярдәмгә ашыга. Быел да бу эш оештырылачак дип сөйләштеләр киңәшмәдә.

Әлеге сорау хакында һәм ындыр табакларының яңа уңышны кабул итүгә әзерлеге турында үткән атнада Керкәле катнаш азык заводы базасында узган семинар-киңәшмә сүз булды.

  • Кырларда, ындыр табакларында комбайннарның тоткарлыксыз эшләве өчен авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең һәм авыл җирлеге башлыкларының киеренке һәм җаваплы эше көтелә. Җитәкчеләргә хезмәткәрләрнең хезмәтне саклау таләпләрен үтәү өчен барлык шартларны да булдырырга кирәк, - диде киңәшмәдә катнашкан район башлыгы Рәгать Хөсәенов.

Ул көнне авыл башлыклары да чакырылган иде. Моннан тыш «ТАЛ-Агро» идарә компаниясе  җәмгыяте генераль директоры Илһам Вәлиев,  район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, авыл хуҗалыгы идарәсе, Россельхозцентр  белгечләре катнашты.

Сөйләшү барышында хуҗалыклардагы ындыр табаклары, алардагы агрегатларның да инде бүген үк яңа уңышны кабул итәрлек дәрәҗәдә әзер булырга тиешлеге, кайткан ашлыкны югалтуларсыз вакытында эшкәртеп, урнаштырып барырлык эш оештырырга, контроль булдырырга кирәклеге  әйтелде.

Бүгенге көндә биналар чистартылган, йогышсызландырылган. Яңа уңышны кабул итү пунктлары барлык санитар таләпләргә җавап бирсен өчен, аларны даими җилләтергә дә кирәк. Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов әйтүенчә, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең ашлык складлары һәм технологик комплексы яңа уңышны кабул итү өчен әзерләнгән, әмма ашлык киптергечләр җитми икән.

  • Көннәр быел дымлы тору сәбәпле, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә якындагы икмәк кабул итү предприятиеләре белән ашлык киптерү һәм саклауга килешүләр төзергә тәкъдим итәм, - ди ул.

Керкәле  катнаш азык заводында ике ашлык киптергеч эшли. Ул ел саен 14 мең тонна бөртекле кабул итә, эшкәртелеп, саклауга куела. Семинарда катнашучылар ашлык складларын, чистарту һәм киптерү комплексын карап, танышып чыктылар.

Бу атнада районда уракка төштеләр, тик һава торышы бозылып, яңгырлар явуы эшкә аяк чала. “Ленин”, Лениногорская агрофирмасы”, Маркс” хуҗалыклары беренчеләрдән булып кереште. Хуҗалыклар мәгълүматларына караганда, районның яңа уңышы  начар булмас. Бары һава торышы уңайланып, игенчеләргә теләктәшлек итсен.

Ындыр табакларына мәктәп укучылары да тартыла. Сарабиккол авыл җирлегендә әйтүләренчә, ел саен зур сыйныф укучылары амбарга эшкә килә. Соңыннан аларга премияләр дә тапшыралар, диделәр. Шулай ук өлкәнрәк кешеләр дә үз хезмәтләреннән өлеш кертә.  Шулай бергәләшеп, урак вакытында эшләүнең нәтиҗәсе дә була торгандыр. Кырдагысы түгел, амбардагысы икмәк, дип юкка гына әйтелмәгәндер халык мәкалендә. Чөнки ашлык кайтып урнаштырылгач кына, игенчеләр җиңел сулап куя. Ындыр табагында эшләүчеләрнең дә табыннарыбызны икмәкле итүдә өлеше бик зур.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев