Бәйрәм ялы якшәмбедән дүшәмбегә күчерелә
Бәйрәм алды эш атнасын башладык.
Март башында өч көн ял көтелә. Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан, эш графигында үзгәрешләр була.
2026 елда 8 март якшәмбегә туры килә. Россия кануннары буенча, бәйрәм көне ял көненә туры килгәндә, ул киләсе эш көненә күчерелә. Шуңа күрә 9 март (дүшәмбе) рәсми рәвештә ял көне булып санала.
Атнасына биш көн эшләүчеләр өчен яллар 7 марттан 10 мартка кадәр (7, 8 һәм 9 март) дәвам итәчәк. Эшкә сишәмбе көнне, 10 мартта чыгарга кирәк.
Шулай итеп, мартның икенче атнасы дүрт эш көненнән генә торачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев