Баланнан желе ясыйбыз
Беренче ысул. Ул чиста балан согыннан әзерләнә. 1 литр сокка 800 г шикәр комы кушылган катнашманы эмаль табакка салып, ут өстенә куябыз, даими рәвештә болгатып торып, шикәрне эретеп бетерәбез. Сыеклыкны марля аша сөзгәч, 40-50 минут кайнатабыз. Әзер желены кайнар банкаларга тутырып, өстенә тимер капкач ябабыз. Икенче ысул. Балан җимешләренә кайнар...
Беренче ысул. Ул чиста балан согыннан әзерләнә. 1 литр сокка 800 г шикәр комы кушылган катнашманы эмаль табакка салып, ут өстенә куябыз, даими рәвештә болгатып торып, шикәрне эретеп бетерәбез. Сыеклыкны марля аша сөзгәч, 40-50 минут кайнатабыз. Әзер желены кайнар банкаларга тутырып, өстенә тимер капкач ябабыз.
Икенче ысул. Балан җимешләренә кайнар су коеп, биш минут тоткач, дуршлагка салып, суын саркытабыз. Йомшара төшкән җимешләрне тимер иләктән яки дуршлагтан үткәреп, төшеннән арындырабыз. 1:1 нисбәтендә шикәр комы кушып болгаткач, катнашманы банкаларга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев