Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Балыктан әзерләнгән ризыкларның файдасы һәм зыяны

100 гр скумбрия балыгында көндәлек аксым нормасының яртысы тупланган. Ул бала көтүче әниләргә дә бик файдалы. Ә менә ысланган скумбриянең зыяны нәкъ колбаса ашау белән бер. Палтуста май кислоталары күп. Ул яман шеш күзәнәкләренә каршы тора. Шулай ук ул фосфор, селен, магний, В6, В12 витаминына бай. Бу бигрәк тә атеросклероз,...

100 гр скумбрия балыгында көндәлек аксым нормасының яртысы тупланган. Ул бала көтүче әниләргә дә бик файдалы. Ә менә ысланган скумбриянең зыяны нәкъ колбаса ашау белән бер.

Палтуста май кислоталары күп. Ул яман шеш күзәнәкләренә каршы тора. Шулай ук ул фосфор, селен, магний, В6, В12 витаминына бай. Бу бигрәк тә атеросклероз, аритмияга каршы һәм ябыгырга теләүчеләр өчен файдалы.

Сельдь балыгы А витаминына бай. Анда шулай ук майлар, йод, фосфор, цинк, фтор, А, Д, РР һәм В12 витамины бар. Сельдь балыгы күз күремен яхшырта, баш мие эшчәнлеген көйли.

Хек С, Е, РР витамины чыганагы. Уд йод, магний, цинк, фосфор, марганец, калий кебек микроэлементларга да бай. Бу балык матдәләр алмашын көйли.

Форель Альцгеймер авыруыннан дәва, ди белгечләр. Ә менә А6 витамины күрем алдыннан була торган билгеләрне җиңәргә сәләтле.

Семга ирләр өчен файдалы. Балыктагы селен матдәсе картаюга каршы тора.

Сөләйман балыгы гемоглобинны күтәрә, кан басымын көйли.

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев