Бер ир-атны товар поезды бәрдергән
Биектау районында ир-атны товар поезды бәргән фаҗига урыныннан фотосурәтләр барлыккка килде. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткән. Алдагы көнне 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына кич белән «Биектау» тимер юл станциясендә ир-атны йөк составы бәргәнлеге турында мәгълүмат килгән. Коткаручыларның ярдәме кирәк...
Биектау районында ир-атны товар поезды бәргән фаҗига урыныннан фотосурәтләр барлыккка килде. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткән.
Алдагы көнне 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына кич белән «Биектау» тимер юл станциясендә ир-атны йөк составы бәргәнлеге турында мәгълүмат килгән.
Коткаручыларның ярдәме кирәк булмаган. Урынга килгән табиблар аңсыз рәвештә булган зыян күрүчене хастаханәгә илткән. Ир-атның кулы сынган, башы җәрәхәтләнгән, кул бармагы өзелгән.
Гадәттән тыш хәл урынына 113 нче янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре, полиция, табиблар һәм Россия тимер юл хезмәткәрләре килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев