БҮГЕН – ХАЛЫКАРА ТУГАН ТЕЛ КӨНЕ!
Тел җәмгыятьтә кешеләргә үзара аңлашу, аралашу, фикерләү нәтиҗәләрен беркетеп бару өчен кирәк.
Тел ул – җәмгыятьнең үсеш дәрәҗәсен күрсәтүче фактор да. Алга киткән илләрдә тел дә үсә, камилләшә, яңа сүзләр, яңа тел чаралары белән байый, шомара. Кешенең теле бай, матур булса, гадәттә, аның аң дәрәҗәсе югары була. Кешеләрнең фикерләүләре, аң дәрәҗәләре, үзара хезмәт бүленеше, җәмгыять үсеше телнең ролен тагын да арттыра. Кешенең үз туган телен яхшы белүе аның үз иленә, теленә, ата-анасына, әби-бабасына мәхәббәте, хөрмәте турында сөйли. Шулай булганда гына ул башка телләрне дә тиешле югарылыкта бәяли һәм хөрмәт итә ала. Халык үз туган телен никадәр күтәрсә, үстерсә, башка халыклар арасында шулкадәр зуррак абруй казана. Туган тел һәм Ватан-ана – бер дәрәҗәдә торучы төшенчәләр. Татар халкы үз туган телен ана теле дип атый. Чөнки баланың теле “әни” дип ачыла, телнең байлыгын ул беренче мәртәбә әнисе, туганнары аша үзләштерә башлый.
Галимнәр җир йөзендә 2500-5000 чамасы тел бар дип саныйлар. Дөньяда телләрнең күп булуы аларны төркемләү кирәклеген китереп чыгара. Без кардәшлек ягыннан төркемләүгә тукталырбыз.
Телләрне генеалогик (кардәшлек) яктан тикшерү күрсәткәнчә, дөнья телләре якынча 15 ләп туганлык гаиләсенә бүленә: һинд-европа, семит-хәмит (афразия), кавказ, алтай телләре һ.б. Һәр гаиләгә кергән телләр тагын берничә тармакка аерыла. Мәсәлән, һинд-европа гаиләсенә һинд, иран, славян, балтыйк, герман, роман төркемнәре карый һәм алар үз чиратында тагын төркемчәләргә бүленә.
Төрки телләр көнбатыш һәм көнчыгыш һун тармакларына бүленә. Көнбатыш һун тармагына кергән телләр арасында татар теленә иң якын торганы – башкорт теле. Кыпчак төркеменә кергән телләр белән татар теленең кардәшлеге якынрак, уртак үзенчәлекләре күбрәк. Ә төрки телләрнең көнчыгыш һун тармагына караучы телләр кардәшлек ягыннан татар теленә ераграк торалар, алар арасында аермалыклар күбрәк, бу телләрне аңлавы кыенрак. Төрки телле республикалар: Төркия (Анкара), Азәрбайҗан (Баку), Казахстан (Астана), Кыргызстан (Бишкәк), Төркмәнстан (Ашгабат), Таҗикстан (Дүшәмбе), Үзбәкстан (Ташкент) Татарстан (Казан) һ.б.
Бүгенге көндә күпләп яшәгән җирләр: Татарстан һәм Башкортстан Республикалары, Оренбург, Чиләбе, Әстерхан, Екатеринбург, Төмән өлкәләре. Пермь крае, Курган, Ульяновск, Сарытау өлкәләрендә дә, Украина, Белоруссия, Балтыйк буе республикаларында да татарлар элек-электән яши. Урта Азиядә татарларның саны шактый зур. Гомумән, элекке Советлар Союзы территориясендә татарлар очрамаган җирләр юк дәрәҗәсендә.
Татарлар чит илләрдә дә (Төркия, Финляндия, Америка, Кытай, Япония, Австралия һ.б. илләрдә ) яши. 1990 еллар бөтендөнья татарларының берләшә башлау еллары булды. 1992 елда тарихта беренче мәртәбә бөтен Җир шарыннан Казанга татарлар җыелды. Шуннан бирле һәр биш ел саен татар халкының төрле төбәктән килгән вәкилләре Бөтендөнья татар конгрессында очраша.
Җирнең теләсә кайсы җиренә барып чыгып, андагы халыклар белән аралашу өчен, галимнәр 14 тел белү җитә дигән фикергә килгәннәр. Шул 14 тел арасында татар теле дә бар. Төрки телләр гаиләсеннән татар теленең сайлануы үзе үк күп нәрсә турында сөйли.
Тел турында күренекле кешеләр фикере
Без - татарлар, телебез - татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул.
/К.Насыйри/
Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырулар сөймәкемнән миндә туган телебезне сөю тугъды. Әгәр миңа җырулар ярдәм итмәсә, мин соң... туган телебезне сөймәк кеби бер олугъ нигъмәткә малик була алыр идеммени? Яшәсен халык әдәбияты, яшәсен туган тел!
/Г.Тукай/
Халыкның теле - аның рухи тормышының иң яхшы, беркайчан да шиңми, мәңге яшәреп тора торган иң матур чәчәге. Телдә халык һәм аның Ватаны җанлы рәвештә гәүдәләнә, телдә халыкның бөтен рухи тормышының тарихы чагыла.
/К.Ушинский/
Милли тел язмышы ул - милләт яшәешенең нигезе. Телнең зәгыйфьләнә баруы ул - милләтнең юкка чыга баруының күрсәткече. Милләт ул - теле булган халык.
Милли тел язмышы ул - милләт язмышы, аның яшәеш, үсеш формасы, милләтнең сакчысы да, аның киләчәгенең гарантиясе дә. Кешелек әле милләтнең төп таянычы булган, йөрәк парәседәй нечкә, кадерле башка төр могҗизаны уйлап тапмаган, таба да алмас, бу бөек көчне бернәрсә дә алыштыра алмый. Чыгышы белән татар булса да, үз телен белмәгән, шул ук вакытта үз халкын яраткан, аны сөйгән кеше дә милләтнең сакчысы, аның үсешенә өлеш кертә алган зат була алмый...
И туган телем, мөкатдәс моңым, яшәешемнең бөек мәгънәсе булган могҗизам!
/Ә.Кәримуллин/
Тел ул - бөтен халык казанышы, меңнәрчә, миллионнарча кешеләрнең күп гасырлык иҗат җимеше. Шуңа күрә дә телгә карата башбаштаклык кылырга, аның белән саксыз эш итәргә, аны үзенә ошаганча бозарга беркемнең дә хакы юк.
Тел - халыкның, милләтнең иң беренче, иң әһәмиятле билгесе. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала. Шуның өчен дә туган телен кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү - мәдәниятле, зыялы һәр кешенең изге бурычы.
/Р.Юсупов/
Туган тел ул тәндә, җанда калсын
Ана сөте булып гомергә.
/И.Юзеев/
Тел турында татар халык мәкальләре һәм әйтемнәре
* Сүз - бер көнлек, тел - гомерлек.
* Тел - ананың теләге,
Тел - ананың баласына иң кадерле бүләге.
* Бер телдә ун хикмәт,
Ун телдә йөз хикмәт.
* Тел белмәгән теленнән абыныр.
* Телгә сак бул!
* Тел дигән дәрья бар,
Дәрья төбендә мәрҗән бар.
Белгәннәр чумып алыр,
Белмәгәннәр коры калыр.
* Телне каләм саклый.
* Тел - күңелнең көзгесе.
* Теле юкны тигәнәк талар.
* Телләр белгән - илләр белгән.
* Тел ташны эретә.
* Кеше күрке - йөз,
Йөзнең күрке - күз,
Уйның күрке - тел,
Телнең күрке - сүз.
* Теллеләр халык булып дөньяга чыккан,
Телсезләр балык булып дәрьяда калган,
Бакылдыклар бака булып баткакта яталар, ди.
* Инсафлының теле саф.
* Туган телем - иркә гөлем,
Киңдер сиңа күңел түрем,
Туган телем - үз телем,
Туган илем - үз көнем.
Нияз Бишбалта,
Казан
чыганак:http://yashel-uzan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев