Лениногорск районы териториясендә янгынга каршы режим кертелде
Озакламый май бәйрәмнәре башлана. Табигать кочагына чыгып, учакта шашлык кыздырырга яратучылар бу бәйрәмнәрне үзләренә хас күтәренке хис белән көтсә, гадәттән тыш хәлләр бүлекләре киеренке әзерлек белән көтә.
25 апрельдән башлап Лениногорск районында, бөтен Татарстандагы кебек, янгынга каршы махсус режим кертеләчәк. Ул 15 майга кадәр гамәлдә булачак. Бу хакта безгә Лениногорск районында янгын күзәтчелеге һәм профилактик эшләр бүлеге начальнигы Дамир Вильданов хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, ел саен апрель ахырында янгын куркынычы арту сәбәпле, шундый махсус режим билгеләнә.
"Ни сәбәпле янгын куркынычы апрель ахырында арта соң? Бу һава торышы җылыну белән генә түгел, ә кардан эреп беткәннән соң корган үлән, агач ботаклары күпләп чыгуга һәм кеше факторына да нык бәйле. Кешеләр җир эшләренә керешә, табигатькә ял итә, май бәйрәмнәрендә балык тотарга, бакчаларга бара. Коры үлән бик җиңел янып китә, очраклы гына ташланган тәмәке, сүнмәгән учак – янгын чыгуның туры сәбәпләре. Шуны да искәртик: махсус режим гамәлдә булган чорда кешеләрнең урманнарда булуы, аларга транспорт чаралары керү чикләнә", - ди Дамир Вильданов.
Шуңа күрә, 25 апрельдән башлап, табигатькә чыкканда аеруча сак булырга кирәк. Янгын күзәтчелеге һәм профилактика бүлеге белгечләре сөйләвенчә, янгынга каршы режим вакытында учак кабызырга, каты көнкүреш калдыклары, коры үлән һәм чүп-чар яндырырга ярамый. Моннан тыш, табигатьтә ял иткән вакытта, шулай ук бакчачылык ширкәтләре территориясендә ачык утта ашарга һәм шашлык әзерләргә рөхсәт ителми, моның өчен хәтта мангал, таба яки казан кулланылса да. Пиротехника куллану да тыела. Болар барысы да урман янгыннары килеп чыгу өчен куркыныч тудыра, мондый эшләр нинди нәтиҗә бирәсен алдан фаразлап булмый.
Моннан тыш, Лениногорск урманчылыгы җитәкчесе Радий Салихов коры үләннең куркынычы турында да кисәтә.
«Аңлы рәвештә коры үлән, коры-сары яндырганда, кешеләр барсын да контрольдә тота алабыз дип фаразлый, тик юнәлешен үзгәртүче җил белән кем идарә итә ала? Авыл хуҗалыгы җирләреннән ут җиңел генә урманнарга күчәргә мөмкин. Урман фондына зыян салучыларга административ җаваплылык каралган, ә урман фондына зур зыян килгән очракта, гаепле булучыны РФ Җинаять кодексының 261нче маддәсе көтә»,-дип кисәтә Радий Салихов.
Лениногорск районында 24 патруль төркеме эшли, моннан тыш, шәһәрнең үзендә дә шундый бер төркем булдырылган.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен, гади лениногорскилыларга— 3 мең, вазыйфасы булган затларга-20 мең , юридик затларга -200 мең сумга кадәр административ штраф яный.
Махсус янгынга каршы режим шартларында, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен, гади кешеләр өчен административ штрафның күләме 4-5 меңгә кадәр, юридик затлар өчен-20 мең сумнан алып -40 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен -300 меңнән- 500 мең сумга кадәр булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев