Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Бик тәмле "Итле карабодай"

Кирәк булачак: фарш 300-350 грамм карабодай 1,5 стакан суган 1 шт кишер 1 шт томат пастасы 2 аш кашыгы акмай 50 грамм

Казанда майда башта 5 минут фаршны, аннан соң фарш янына суган салып кыздырабыз. Суган алтынсу төскә кергәч, кишер, томат пастасы салып яхшылап болгатабыз, берничә минут кыздырганнан соң ярты стакан су өстәп уртача утта пешерәбез. 10 минут үткәннәң соң, 1,5 стакан карабодай һәм 3 стакан су, тәменчә тоз салып, уртача утта пешерәбез. Суы бетеп, карабодай пешеп чыкканнан соң уттан алабыз. Акмайны берничә кисәккә бүләбез, карабодай өстенә салып, батырып куябыз. 5 минуттан яхшылап болгатабыз. 
Бик тәмле "Итле карабодай" әзер!
Ашларыгыз тәмле булсын!

Чыганак:http://Татар ашлары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев