Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Элек тазарырга хыяллансам, хәзер ябыгу турында уйлыйм

Ябыгырга булдым. Көн саен иртә-кич йөгерәм. Өйдә генә билгеле.

Зиләнең йөгерә торган «дорожка»сында. Әлегә әллә ни алдырып булмый: бер йөгергәндә бары километр ярым гына чабам. Анысын да көчкә-мөчкә. Йөрәк тә кага, мускуллар да ката, тез буыннары да сызлый, баш та әйләнә...

«Синең вес белән йөгерергә ярамый», – ди Зилә. Буыннарга зыян килә икән. Ул миңа тиз-тиз адым белән йөрергә генә куша. Ә минем тизрәк ябыгасы килә, шуңа күрә аны тыңламыйм: йөгерәм.

Алдыма куйган максат: кимендә бер ун килога ябыгып, моннан биш-алты ел элек булган 46нчы размерыма кайту. Ләкин километр ярым йөгереп кенә моңа ирешүе кыен булачак.

Шуңа күрә дүшәмбедән дөрес туклануга да күчәргә ниятлим. Дөрес туклану дигәч тә, әллә ни дөрес үк булып бетмәс, әлбәттә. Шул баллы ризыкларны чикләргә тырышсам гына.

Мин үземне баллы ризыкларга исем китми дип йөри идем. Кыса башлагач, китә икән. Гел баллыны гына ашап торасы килә. «Су җитмәгәннән ул», – ди Зилә. «Биш чынаяк чәй эчәм бит көненә», – дим. Чәй су булып саналмый икән. Чиста су гына эчәргә куша. Ач карынга салкын су эчеп буламы соң әле ул?
Эх, дим, әле кайчан гына иң зур хыялым аз гына булса да симерү иде бит. Ахирәт дустым Эльмира белән яшь вакытта бик зифа кызлар идек без. «Абау, бигрәк ябык инде үзегез, ашатмыйлармы әллә сезне?» – дисәләр, әй ачу килә иде. «Түгәрәкләнеп киткәнсез әле, симереп киткәнсез, дисәләр, иң матур комплимент булыр иде безгә», – дип әйтә торган идек.

Аз гына булса да түл җыю өчен ниләр генә кыландырмый идем заманында. Сырага сметана кушып эчсәң, симертә икән, дип укыдым кайдандыр. Сыра ише эчемлекләрне гомеремдә авыз итмәсәм дә, симерәсе килү теләгем көчлерәк иде: бер бокал сырага ярты бокал сметана кушып болгаттым да, укшуымны көчкә басып, эчеп куйдым. Аннары калорияләрне юкка әрәм итмәс өчен, тиз генә караватка барып яттым. Калорияләрне саклау өчен артыгын кымшанырга да курка идем шулай.

Кияүгә чыкканда да гәүдә авырлыгым 53 кило гына иде минем. 1 метр 70 сантиметрлы буй өчен аз инде ул. «И-и, бигрәк ак, бигрәк ябык инде», – дип каршы алды кайнанам һәм җиңнәрен сызганып мине, үзе әйтмешли, кеше итәргә, ягъни симертергә кереште. Аш-суга бик оста иде Миңлегөл әни, мичтә пешергән өчпочмаклары, казан кабартмалары, көн дә үзе токмач җәеп пешергән ашлары ашап туйгысыз була иде. Аның янында торган бер айда мин төгәл ике килога артып, «хотя бы 55 кило булсам» дигән максатыма ирештем. «Менә бераз тотарлык ит кунды. Алганда үлчәп аласы калган сине, ничә килога артканыңны белер өчен», – дип көлде кайнанам.

Тулырак: http://shahrikazan.ru

 http://arskmedia.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев