Эремчек запеканкасы
Запеканка өчен: 1 кап ванилин 500 г эремчек 1 балкашыгы көпшәкләгеч (разрыхлитель) 1 стакан кефир 2/3 стакан шикәр комы ярты стакан манный 5 йомырка кирәк.
Манныйны кефир белән болгатабыз һәм 20 минутка калдырып торабыз.
Йомыркаларның сарысын агыннан аерабыз.
Йомырка сарысын, эремчек, көпшәкләгеч, манный, кефир һәм ванилинны яхшылап болгатабыз.
Аерым йомырканың агын аз-азлап шикәр комы салып болгатабыз һәм эремчек массасына салабыз. Ләкин артык каты болгатырга ярамый.
Майланган табага эремчек массасын салабыз һәм 200 градуслы газ мичендә 40 минут пешерәбез.
Чыганак:http://kazanutlary.ru/?p=36600
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев