Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Фәрит Мөхәммәтшин: «Лениногорск районының потенциалы югары, әмма яхшыртырга да мөмкинлекләр бар»

Бүген Лениногорскида район Советының хисап сессиясе узды, 2023 елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды һәм 2024 елга бурычлар билгеләнде.

Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Шулай ук республиканың министрлык вәкилләредә килгән иде. Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәрен  Лениногорск политехник колледжыннан башлады, анда педагоглар һәм укучылар белән аралашты, шулай ук WorldSkills халыкара стандартлары буенча җиһазландырылган яңа остаханәләрне карады. "Технологияләр алга китте, һәм бүген республикабызның күптармаклы  икътисадының барлык юнәлешләре өчен квалификацияле кадрлар әзерләү төп мәсьәләгә әверелә", – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Район Советы утырышы алдыннан парламент башлыгы Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов озатуында җирле предприятиеләр, эшмәкәрләр һәм үзмәшгуль гражданнар, мәгариф учреждениеләре продукциясе күргәзмәсен карады.

Район Советының хисап сессиясендә 2023 елда районның социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2024 елга бурычлар турында доклад белән  район башлыгы Рәгать Хөсәенов чыгыш ясады. Үз чыгышын ул махсус операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәткән һәм бу изге эшне дәвам иткән лениногорскилыларга рәхмәт сүзләреннән башлады. "Авырлыклар, сынаулар безне берләштерде, – дип ассызыклады Рәгать Хөсәенов, – узган елның геройлары булып элеккечә безнең хәрбиләр кала, алар хәзер дә алгы сызыкта. Предприятиеләр, бизнес-берләшмә җитәкчеләре, битараф булмаган гражданнар катнашында мобилизацияләнгәннәргә, аларның гаилә әгъзаларына, Донецк һәм Луганск халкына ярдәм итү буенча эш оештырыла. 125 тоннадан артык гуманитар йөк илтелгән".

Икътисади үсеш күрсәткечләренә килгәндә, район соңгы биш ел дәвамында республика рейтингында бишенче урында тора. "Ел саен тулаем төбәк продуктында тулаем эчке продуктның 3 процентын тәэмин итәбез, – дип билгеләп үтте район башлыгы, – шул ук вакытта икътисад структурасында сәнәгать җитештерүенә 64,5 процент туры килә. Төп предприятиеләр  нык торалар һәм барлык планлаштырылган проектларны гамәлгә ашыруны дәвам итәләр".

Россиянең нефть-газ секторы 2023 елда санкцияләр басымында булуына карамастан, Лениногорск нефтьчеләре узган елда 3 млн тоннадан артык нефть чыгарган.

Инвестицияләрнең гомуми күләме якынча 9 млрд сум тәшкил иткән. Лениногорск районы – әлеге күрсәткеч буенча республика районнары арасында лидерлар унлыгында. Нефть чыгару предприятиеләренең инвестиция проектлары шактый зур күләмдә тәэмин итә. "Өстенлекле бурыч - нефть чыгару өлкәсенә генә түгел, шулай ук авыл хуҗалыгына, машина төзелешенә, туризмга да инвестицияләр җәлеп итү, – диде Рәгать Хөсәенов.

"Кызганыч, 2023 елда Лениногорск кош фабрикасында кош гриппы таралу сәбәпле, кошларны тулысынча бетерергә туры килде: 250 мең баштан артык кош юк ителде, якынча 60 млн сумлык  зыян килде, – дип сөйләде район башлыгы. – Хәзерге вакытта предприятиене күркә үстерүне планлаштыручы яңа инвестор сатып алды. Проект буенча еллык җитештерү күләме 6,5 мең тонна ит тәшкил итә. Предприятиедә реконструкция һәм капиталь ремонт эшләре башланды», - диде.

Районның актуаль проблемалары арасында Рәгать Хөсәенов икътисадның барлык тармакларында да күзәтелә торган кадрлар дефицитын билгеләде. Моннан тыш, инженерлык челтәрләре, җылылык һәм су белән тәэмин итү системалары реконструкция таләп итә, алар  80 процент тузган хәлдә.

Лениногорск районында федераль һәм республика программалары хисабына 486 млн.сумлык 38 объект төзелгән, капиталь ремонтланган һәм төзекләндерелгән. Инфраструктураны үстерүгә инвесторлар акчалары һәм «Татнефть» грантлары белән 431 млн.сум акча тотылган. Фәрит Мөхәммәтшин нефтьчеләргә һәрьяклап һәм даими ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Мөхәммәтшин белдергәнчә, республика хакимиятләре район проблемаларына игътибар белән карый. Лениногорск районы 2023 елны уңышлы тәмамлап, республика икътисадына үз өлешен кертә алды. Әйтик, 2023 елның IV кварталы нәтиҗәләре буенча Лениногорск Татарстанның социаль-икътисади үсеше рейтингында 20нче урынны алып тора.

Дәүләт Советы Рәисе шулай ук район депутатларын республика парламентына закон чыгару инициативалары һәм тәкъдимнәр кертү буенча да активлыкны арттырырга чакырды.

"Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре потенциалы шактый югары, әмма резервлар һәрвакыт бар, барлык өлкәләрдә дә хәлне шактый яхшырту өчен күбрәк эшләргә мөмкинлекләр бар, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, журналистлар белән аралашканда сессия эшенә йомгак ясап, – әгәр район җитәкчелеге бүген каралган актуаль мәсьәләләрне тормышка ашыра алсалар, киләсе ел лениногорскилылар өчен тагын да уңышлырак булыр дип уйлыйм".

 

 фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2283050.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев