Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Федотовка мәктәбе укытучысы «Яшел сигналга сәяхәт» республика конкурсында катнашты

Казан дәүләт мәдәният институтында татар телендә иҗат итүче яшь шагыйрьләр һәм язучылар арасында «Яшел сигналга сәяхәт» республика бәйгесенә нәтиҗә ясадылар.


Бәйгегә гаризалар 1 мартта кабул ителә башлаган. Быел Татарстанның 27 районыннан 152 эш килгән. Бәйгедә 16 дан 35 яшькә кадәрге иҗатчылар катнашкан.

Федотовка мәктәбеннән укытучы Маргарита Степанова 4-12 яшьлек балалар өчен  поэзия номинациясендә катнашты, шигырь язган һәм катнашучы Дипломы белән бүләкләнгән.

“Финал Казанда мәдәният институтында узды. Безне башта мастер-класска җыйдылар. Шагыйрьләр Рифат Сәлах, Фәнил Гыйләҗев, Алинә Бикмуллина татарча шигырь hэм әкият язу үзенчэлекләре буенча мастер-класс күрсәттеләр. Мастер-классның азагында без - катнашучылар өйрәнүләр буенча хәтта әкият тә язып карадык.  Берничэ шигырь буенча эшләдек, анализладык. Аннан концерт залында финал, ягъни гала-концерт булды. Анда катнашучыларны  котладылар. Чара Казан мәдәният институтының җыр-бию ансамбльләре, баянчылары, хорлары, солистлары, укучы балалары чыгышында матур җырлар, биюләр, халык көйлэре, шигырьлэр белән үрелеп барды”, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Маргарита Степанова.

Котлыйбыз, уңышлар телибез!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев