Федотовка турында республика газеты яза
Йортлар төзесәк, яшьләр авылга кайтыр иде. Лениногорск районындагы Ленин исемендәге хуҗалык рәисе Фәнис Якупов авылны әнә шулай саклап була дип саный. “Ниһаять, эшләргә теләгән кешегә бик яхшы заман килеп җитте. Авылда да эш бар”, – ди ул. ( "Ватаным Татарстан" газеты).
Федотовка авылында тормыш сиксәненче елларда тукталган кебек. Күзгә беренче чиратта иске комбайннар паркы ташлана. Әмма искелектән бер дә зарланмыйлар. Халкы үзе дә, безнең авыл “ретро”, дип куярга ярата. Монда бетү түгел, яшәү турында уйлыйлар. Өч авылны үз эченә алган җирлектә биш йөздән артык кеше яши. Керәшен, мукшы, урыс, чуаш халкы үз гореф-гадәтләрен саклап, тату гомер кичерә. Мәктәп, бакча, почта, авыл советы эшли. Үз полицияләре дә бар. Бакчага уннан артык сабый йөри, мәктәптә утыздан артык бала белем ала. Ел саен 3-4 бала туа икән.
– Федотовка – бу якларда колхоз системасы сакланган бердәнбер авыл. Безнең бернинди “бай абзый”ларыбыз да, инвесторларыбыз да юк. Үз көнебезне үзебез күрәбез. Эшләгәнебез хуҗалык алып барырга, хезмәт хакын түләргә җитә. Каяндыр китереп биргәнне көтеп ятмыйбыз, – ди башлык. – Инвесторлар авылны ташлый да китә. Шуңа күрә колхоз системасының сакланып калуы бик әйбәт. Болай үз-үзеңә хуҗа булып яшисең. Максатыбыз – авылны саклап калу, халыкны эшле итү.
Дөрес, тау-ташлы кечкенә кырларда үстергән икмәкне сатып баеп булмый. Табыш терлекчелектән керә. Сөтнең литрын 17-18 сумнан җыеп, заводка тапшыралар. Һәр литрга өч сум субсидия булып кире кайта. Сөт бәясе узган ел 25 сум булган. “Их, менә шул бәя булса, яшәргә күпкә җиңелрәк булыр иде. Бүген 1 литр солярка алу өчен 3 литр сөт тапшырырга кирәк. Хөкүмәт ягулык белән булыша анысы. Бәясе 42 сум булса, без 36 сум белән алабыз”, – ди Фәнис әфәнде.
Колхозда барлыгы 70ләп кеше эшли. Аларның күбесе – пенсионерлар. Шәһәрдә яшәүче балаларына ярдәм итәргә дип тырышалар. Механизатор булып эшләүче яшь егетләр дә бар. Тик сыер савучыларны табу кыен. Хезмәт хакын вакытында түлиләр. Уртача – 18 мең сум.
Әмма шул ук вакытта эшчеләрне, күбрәк акча биреп, кызыктыручылар да бар. Авылда вахталар тыз да быз чабып кына тора. Кешеләрне нефть промыселларына ташыйлар. “Хыялым – авыл уртасында эшчеләргә ике катлы йорт салу. Әйтик, 18 гаиләгә исәпләнгән булсын. Шуның унысы гына калсын, егерме кеше дигән сүз бит бу. Калганнары китеп барсын, качсын шунда! Авылда да халык яхшы яши. Асфальты кергән, суы бар. Һавасы чиста. Авылга автобус йөреп тора. Тагын нәрсә кирәк?” – ди рәис.
Фәнис әфәнде әйтүенчә, керәшен халкы бик тырыш. “Мин иртәнге сәгать 4тә эшкә оялып киләм. Эшчеләр бу вакытта мәш килеп эшләп ята инде. Сәгать биштән беркем дә калмый”, – ди. Мәктәп балалары да хезмәт белән тәрбияләнеп үсә. Җәйге чорда комбайн ярдәмчеләре булып эшлиләр, хуҗалык көтүен көтәләр.
Шундый кызыксындыру чаралары булганда, авылда төпләнеп калмаслар идеме икән? Ел саен ашлыгын, төргәкләп печәнен өләшәләр. Әле Сабан туе үткәргәннәр. Һәр кешегә премия биргәннәр. Болай булгач, чыннан да, зарланырга урын юк.
Сәрия Мифтахова
(“Ватаным Татарстан”, /№ 88, 27.06.2018/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев