Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Галия Шакирҗанова: Бер мәхәббәт тарихы

Рәсимә кычкырыбрак сөйли, чөнки кече яшьтән үк инвалидлыкта. Сәбәбе гади дә, шул ук вакытта үкенечле дә: кызамык чире.

Әби-бабайларына кунакка кайткан Рәсимә дә, абыйсы Илгиз дә, авыл балалары белән бергә шул чирне кичерәләр. Бик үк терелеп бетмәгән балаларын әниләре бик салкын көнне Бөгелмәгә алып китә. Кайнанасы: “Ашыкма, балалар әле терелеп бетмәделәр, өзлектерерсең”, - ди. Тик килен: “Юк, тагын кайтып йөри алмыйм, эштән гел сорап калып булмый”, - дип балаларын алып попуткага чыгып китә. Хәзерге замандагы кебек тыз-быз машиналар чапмый шул, нишлисең, көтәсең инде берәр миһербанлы шоферны. Кызганыч, балалар, чынлап та, өзлегәләр: Рәсимә саңгыраулана, Илгизнең аяклары йөрмәс була. Дөрес, Илгизне Яшел Үзәндәге махсус клиникада дәваладылар, тик, барыбер, гомер буе бераз аксап йөрергә мәҗбүр булды. Чибәр егет ялгыз калмады, Ленинградта урманчылар әзерли торган институтта укыды, өйләнде, ике ул үстерделәр. Алтмыш өч яшендә мәрхүм булды. 
Рәсимә белән дә ул көнне кеше гомеренең бик кыска булуын әйтеп уздык. Ул әтисенең Мәҗитне бик күрәсе килүен әйтте. Аның әтисе Хәмит абый сугыш ветераны иде, 72 яшендә вафат булды, уртанчы абыйлары 65 яшендә гүргә керде, Мәҗит кенә озын гомерле булып санала, аңа 84 яшь тулды. 

Рәсимә бик уңган-булган ул. Начар ишетүчеләр өчен махсус мәктәптә укып, соңыннан әзерлек курслары үтте һәм Казан авиация заводында сурдопереводчик булып эшләде. Анда саңгыраулар эшләүче махсус цех булган. Казанга баргач, Рәсимә бер гаилә белән таныштырган иде. Чибәр генә ир һәм хатын кунакчыл гына түгел, шат күңелле, тормыштан ямь табып яши белүчеләр дә булып чыктылар. Алар авызга карап сөйләштеләр, чын мәгънәдә сөйләшәләр алар, ара-тирә кул ишарәләре белән аңлашалар икән. Рәсимә телефоннан сөйләшкәндә махсус аппарат куллана, колакларында да ишетү өчен кечкенә генә прибор бар. 
Ире белән ничек танышуларын көлә-көлә сөйләделәр. Ире аның озын буйлы, җирәнрәк чәчле, мари милләтеннән. Кырык сигез ел элек, чибәр генә түгел, акыллы да кыз заводка эшкә килә. Иң беренче көнне аны кем каршы ала дип уйлыйсыз? Әйе, заводның инженеры Костантин Пирогов. 
-Кызны күрү белән гашыйк булдым, - дип сөйләде ул.  - Ишетәме ул, ишетмиме, барыбер, үземнеке булачак, дигән фикер генә башымда. Тик милләтләр дә төрле. Әти-әнисе ни әйтер дә, кыз мине яратырмы? Әкрен генә үземә ияләштерергә уйладым. Һәр көнне чәчәк бәйләме күтәреп ул яшәгән тулай торакка йөгерәм, ә ул битараф. “Мин сиңа пар түгел, ишетми торган киленне әти-әниең беркайчан да кабул итмәячәк”, - ди. Әһә, дип уйлыйм, димәк, мин сиңа, җаныкаем, ошыйм, шулай ярты ел үтеп китте. Бер-беребезгә нык ияләштек инде.
   Бер көнне авылга алып кайтып, әти-әни белән булачак киленне таныштырырга уйладым. Яхшы гына каршы алдылар. Тик әни шунда: “Соң, улым, шул зур Казанда сау-сәламәт кыз очратмадыңмени?, - димәсенме. Рәсимә, аһ, итте, ул бит авыздан укый, тик бер сүз дә әйтмәде. Аннары мин печән чабарга киткәч,ни булып беткән дисезме, менә үзе сөйләсен, - диде Костя. 
 -Ул чалгы күтәреп чыгып китү белән, тиз генә киендем дә олы юлга йөгердем.  Бәхетемә автобус та очрады, вокзалга барышы икән, поездга утырып Казанга кайттым.  Икенче көнне ишек төбендә Костя басып тора, исерек, әлбәттә, кудым, “Сине башка үз янымда күрәсем килми”, - дидем. 

  Заводта бергә эшләргә туры килде, ләкин мин аның яныннан горур гына үтеп йөрдем. Бер тапкыр, гомердә булмаганны” Костя запойга киткән дигәннәрен ишеттем. Әй, әле алкаш та икән, нинди хәйләкәр, алтын егет булып йөргән генә, дигән уй үтте башымнан. Тик аның турында заводта эчми-тартмый, инженер буларак та бары тик мактау сүзләре генә ишетергә туры килде.
   Бер атнадан соң тулай торакка дөм исерек килә башлады. “Егет харап була, ярдәм ит”, - дип баш инженер үз кабинетына чакырды. Минем дә йөрәк урынында түгел иде инде. Чиста итеп киенеп чәчәк бәйләме тотып килгәч, кызгану хисе белән ярату хисе бергә кушылды. Хәзер һич үкенмим. Ул тугрылыклы ир, мине хөрмәт итүче, кадеремне белүче тормыш юлдашы булды. Менә ике елдан бергә гомер итүебезгә 50 ел була. Сезне дә чакырабыз, - диде Рәсимә.
  Бу тату, бердәм гаиләдә ике ул үсте, Казанда төзүчеләр институтын тәмамлап,  прораб булып эшләделәр, әле Руслан һаман шул вазифада икән. Эдуард шәхси йортлар төзү белән шөгыльләнә. Тик гаилә тормышы гына бик тигез бармаган. Ике тапкыр өйләнгән, алты баласы бар икән.
-    Балаларын бик ярата, биш кызы һәм бер улы да әтиләре өчен өзелеп торалар. Шунысы да кызыклы: балаларынң барысы да үзара бик дуслар, - ди.
Рәсимәләр үзләре дә ике катлы коттедж төзегәннәр, һәр шимбә-якшәмбе балалар килә, ди. Ә менә исәнлеге какшаган, аяклары бик сызлый икән.  Эдик Кытайдан ниндидер дарулар алып кайтканын әйтте, шулар ярдәмендә генә таяксыз йөри, ди. Ике тапкыр катлаулы операция дә ясаганнар. Иренең, балаларының мәхәббәте Җир йөзендә яшәтә, күрәмсең, аны. 
   Казанга балалары, оныклары янына озатканда, тагын әзрәк яңгыр явып узды, бераздан тагын кояш нурлары балкыды. Парлыларның бер-берсен сөендереп, ә якыннарын югалтканнарга җан тынычлыгы теләп калам. Яшәеш нәкъ табигатьтәге кебек: яңгыр яугандай елата да, кояш чыккандай елмайта. 


Галия Шакирҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев