Хатынга мәдхия
Рәхмәт яусын бу хатынга Төрде мине алтынга, Бернәрсәне әрәм итми, Бишне бүлә алтыга. Икебезгә ыштан теккән Иске чикмән җиңеннән, Сикереп торып бәйләү бәйли Йоклап яткан җиреннән. Яшьли кигән оекларын Ташламаган, сатмаган. Кирәге чыкмагае дип, Сандыгында саклаган. Хатын-кыз оегы тузмый, Үкчәсе генә тишек, Ирләр ноские ясый ул, Оек балтырын кисеп. Мондый...
Рәхмәт яусын бу хатынга
Төрде мине алтынга,
Бернәрсәне әрәм итми,
Бишне бүлә алтыга.
Икебезгә ыштан теккән
Иске чикмән җиңеннән,
Сикереп торып бәйләү бәйли
Йоклап яткан җиреннән.
Яшьли кигән оекларын
Ташламаган, сатмаган.
Кирәге чыкмагае дип,
Сандыгында саклаган.
Хатын-кыз оегы тузмый,
Үкчәсе генә тишек,
Ирләр ноские ясый ул,
Оек балтырын кисеп.
Мондый хезмәт җиңел түгел,
Авыр булса да чыда,
Бер оектан җиде сыңар
Ирләр ноские чыга.
Юкка-барга туздырмагыз,
Әгәр булса акчагыз.
Ирләр ноские сатабыз -
Кооператив ачабыз.
Фәрит ЮНыСоВ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев