Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Хәния Фәрхи вафатына 40 көнне тамашачылары "Әлдермешкә кайтам әле" җыры белән билгеләп үтә

Бүген, ягъни 7 сентябрь көнне, 18.00 сәгатьтә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршында танылган җырчы Хәния Фәрхи истәлегенә флешмоб оештырылачак. Анда катнашучылар барысы бергә "Әлдермеш" җырын башкарачак. Чараны оештыручыларның берсе Ринат Шәяхмәтов "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә билгеләп үткәнчә, аңа социаль челтәрләрдә флешмобка бәйле бик күп сораулар юллыйлар, җырчының...

Бүген, ягъни 7 сентябрь көнне, 18.00 сәгатьтә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршында танылган җырчы Хәния Фәрхи истәлегенә флешмоб оештырылачак. Анда катнашучылар барысы бергә "Әлдермеш" җырын башкарачак.

Чараны оештыручыларның берсе Ринат Шәяхмәтов "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә билгеләп үткәнчә, аңа социаль челтәрләрдә флешмобка бәйле бик күп сораулар юллыйлар, җырчының тамашачылары үз тәкъдимнәрен җиткерәләр.

Флешмобтан репортажны бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сайтыннан укырга мөмкин булачак. Шулай ук сайт укучылары чарадан видеорепортаж да карый алачак.

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи 29 июльдә Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнде.

Татар эстрадасы йолдызы 27 июльдә туган ягы - Башкортстанның Тәтешле районына әнисе янына кунакка кайткач, йөрәк өянәгеннән вафат булды. Аңа быел май аенда 57 яшь тулган иде. Татарстанда җырчы белән хушлашу чарасы Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды. Ул көнне театр бинасы хушлашырга килгән кешеләрнең барысын да сыйдыра алмады.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев