Хуҗабикәләр өчен: Тавык итеннән коймаклар
Кирәк булачак: Тавык ите, 2 йомырка, 70 мл майонез, 1/3 ст он, 100 г угычтан чыгартылган сыр, укроп, тоз, борыч, сыек май. Пешерү тәртибе: Тавык итен вак итеп турыйбыз. Камыр басабыз: барлык ингредиентларны кушып, яхшылап бутыйбаз. Ахырдан тавык итен салабыз һәм тагын бер кат бутап алабыз. Камыр әзер булгач, пакетка...
Кирәк булачак:
Тавык ите, 2 йомырка, 70 мл майонез, 1/3 ст он, 100 г угычтан чыгартылган сыр, укроп, тоз, борыч, сыек май.
Пешерү тәртибе:
Тавык итен вак итеп турыйбыз.
Камыр басабыз: барлык ингредиентларны кушып, яхшылап бутыйбаз. Ахырдан тавык итен салабыз һәм тагын бер кат бутап алабыз. Камыр әзер булгач, пакетка салып 2 сәгатькә суыткычка куябыз.
Вакыт узгач, кызган майлы табада итле коймакларыбызны ике яктан да 3-4 минут кыздырып алабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев