Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Яңгыр яуса да, Лениногорск Сабан туеның ямен җибәрмәде

Бүген Лениногорск Сабан туе истә калырлык булды.

Яңгыр килде яуды, килде яуды, шунлыктан  Сабантуйның бар мизгелен тотып калырга җай бирмәде. Шулай да Сабантуйда милли уеннар узды, милли көрәш булды, атлар чабышы үтте, “Аударыш”ны карадык, концерт өлеше булды.

Лениногорскилыларны Сабантуй бәйрәме белән район башлыгы Марат Гирфанов, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин, Урай  шәһәре башлыгы Тимур Закирзянов котлады.

Сабантуй театральләштерелгән күренеш белән ачылды. Анда Россиядәге Халыклар бердәмлеге елы, Татарстандагы Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы да чагылыш тапты.

Лениногорскилыларга һәм шәһәребез кунакларына үзенең үзенчәлекле җырларын татар җырчысы, җырлар авторы, Yummy Music лейблы резеденты Илгиз Шәйхразиев бүләк итте.

Концерт мәйданчыгында район мәдәният йортлары коллективлары чыгышы булды.

Яңгыр явудан туктагач, халык уеннарда катнашты. Көянтә белән сулы чиләкләр күтәреп йөгерде, катыктан акча эзләде, капчык киеп йөгерде, чүлмәк ватты.

Ә көчлеләр үзләрен гер күтәрүдә, шулай ук утын яруда һәм утын кисүдә сынады.

Ат чабышларын да яратып күзәттеләр. Шулай  ук атлар өстендә көрәш – Аударышны да яңгыр явып торса да карадылар. 

 

Розалия Мостафина фотолары


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев