Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Илсөя Бәдретдинова: Безгәме соң кеше сөйләргә?!

Күптән түгел яхшы таныш булмаган кешеләр белән бер табын артында утырырга туры килде. Алар бөтенесе дә бер-берсен күптәннән белгәнгәдер инде, әлбәттә, сөйләштеләр дә сөйләштеләр... Дөресрәге, кеше сөйләделәр дә сөйләделәр. Яманлап әйтәсем килми, бәлки кемне сөйләгәннәрен белсәм, мин дә берәр сүз кыстырган булыр идем. Иң кызыгы шунда: ярты сәгатьләп ниндидер хатынны...

Күптән түгел яхшы таныш булмаган кешеләр белән бер табын артында утырырга туры килде. Алар бөтенесе дә бер-берсен күптәннән белгәнгәдер инде, әлбәттә, сөйләштеләр дә сөйләштеләр... Дөресрәге, кеше сөйләделәр дә сөйләделәр. Яманлап әйтәсем килми, бәлки кемне сөйләгәннәрен белсәм, мин дә берәр сүз кыстырган булыр идем.
Иң кызыгы шунда: ярты сәгатьләп ниндидер хатынны чәйнәгәннән соң, берсе әйтеп куйды:
- Юк, кызлар, яратмыйм мин аны. Әллә кем диярсең. Очрашкан саен кеше «чәйни» дә гайбәт сөйли. Бүтән эше юк. Әйтерсең үзенең тормышы ал гөл.
Кызык инде: кеше үзе нидер сөйләгәндә шулай булырга тиеш дип кабул итә, хәтта: «Ә нәрсә, бу минем шәхсән фикерем һәм минем аны әйтергә хакым бар», - дип тә өстәргә мөмкин. Ләкин үзе турында сөйләгәнне генә кабул итә алмый.
Соңгы вакытта үзем турында да әллә ниләр ишеткәнлектән, гайбәт һәм нахак сүз турында язарга булдым. Кешелек шулай яратылгандыр инде: башка кешенекен сөйләгәндә, үзенекен онытып тора. Белер-белмәс башка кешегә пычрак атканда, үзе уйлап чыгарганга үзе ышанып: «И Ходаем, әле минеке аның кадәр түгел», - дип шатлана. Ә шул вакытта кемнеңдер язмышы, киләчәге белән «уйнаганын» абайламый да. Аннан кайвакыт, мәсәлән:
«Менә безнең күрше әллә кем булып баеп, мактанып йөргән иде... Әнә, кызы бәбәй таба алмый, шул кирәк аларга», - дигән сүзләр ишетергә туры килә. Соң, ул баеган кешенең күршеләре алдында ни гаебе бар? Аларның өеннән акча урлап чыгып киткәнме? Ә кызының гаебе нидә?
Бәхетлеләрне, уңышлыларны, байларны яратмыйлар бездә. Кибет алдында төпчек җыеп, гомере буена беркайда эшләмәгән исерек зур чит ил машинасы белән килеп туктаган кешене сүгә. Димәк, ул урлаган, кеше өстеннән йөргән, шуңа күрә генә баеган кабахәт. Сүгә‑сүгә дә шул машинадагы абзыйдан «бер ярты»лык акча сорап бара. Тегесе «яртылык» түгел, ә «чәкүшкәлек» кенә бирсә, рәхмәт әйтәсе урынга, аны кабат сүгә. Аннан көне буе шул бай турында яманлап сөйләп йөри.
Ярар, җәмәгать, сөйләгәннәр сөйләсен. Үзләренең тормышлары ал да гөлдер. Миңа үземнеке дә җиткән, кеше сөйләргәме инде?! Телевизор карыйм әле... Алла Пугачева турында документаль фильм. Әстәгъфирулла... Аңардагы ир... Кәнишне... Шуның кадәр акчаң булса? Операция өстенә операция ясатып, битен тарттырып.
Илсөя БӘДРЕТДИНОВА
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: илсоя бэдретдинова

2
X