Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Иномаркалар арта

Русия автомобиль базары тарихында бездә җыелган чит ил машиналарының күләме 60 процентка җитте. Бу тенденция дәвам итәчәк, ди белгечләр. 2007 елда ул 18 процент кына тәшкил итә иде. Ни сәбәпле аларның саны арта соң? Чөнки, бездә җитештерелгән чит ил маркаларына запас частьлар кертүгә пошлина түләнми башлады. Икенчедән, Русиядә җыелган иномарканы...

Русия автомобиль базары тарихында бездә җыелган чит ил машиналарының күләме 60 процентка җитте. Бу тенденция дәвам итәчәк, ди белгечләр. 2007 елда ул 18 процент кына тәшкил итә иде. Ни сәбәпле аларның саны арта соң?

Чөнки, бездә җитештерелгән чит ил маркаларына запас частьлар кертүгә пошлина түләнми башлады. Икенчедән, Русиядә җыелган иномарканы чит илгә сатканда, аны илнең чик буена кадәр алып бару бушлай үтәлә. Өченчедән, безнең ил машиналары, мәсәлән Лада Веста, Лада X-RAY, Лада Веста Кросс кебек модельләрнең бәясе чит ил машиналарыныкын куып җитте. Комплектлануына карап, кайсы берсе хәтта кыйммәтрәк тә. Мәсәлән, 27 сентябрьдә Германиянең Франкфурт шәһәрендә тәмамланган халыкара автомобиль күргәзмәсендә KiA Rio Volkswagen
T-ROC, Ford EcoSport модельләре күрсәтелде. Алар барысы да Лада X-RAY һәм Лада Веста Кросс моделеннән күпкә отышлырак күренәләр. Ә хаклары буенча аерма юк диярлек. Шулай булгач, безнең водительләр нинди маркага өстенлек бирәчәген аңлатып торырга кирәкмидер. Машина базарында киң билгеле эксперт Игорь Моржеретто белдерүенчә, Русия автомобиль сәнәгате эшләгән машиналар, алдагы елларда да нибары 20-23 процент тәшкил итәчәк. Бездә җитештерелгән чит ил маркаларына 60 процент туры киләчәк. Калган 17 процентны безнең илдә җитештерелмәгән чит ил машиналары алып торачак.

http://omet-rb.ru/rubrikalar/n-kil-avtomobil/3235-inomarkalar-arta

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев