Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Исерткеч эчемлек кая китәр?

Тиздән Татарстан шәһәрләрендәге шәрабханәләр бер-бер артлы ябыла башларга мөмкин. Хәзерге вакытта республиканың Дәүләт Советы депутатлары шул хактагы закон проектын әзерләү белән мәшгуль. Биредә сүз күпкатлы йортларда урнашкан шәрабханәләр турында бара. Бактың исә, җәй айларында "Бердәм Россия" партиясе әгъзалары тарафыннан үткәрелгән "Халык җыеннары" барышында татарстанлылар нәкъ менә әлеге корылмалардан аеруча еш...

Тиздән Татарстан шәһәрләрендәге шәрабханәләр бер-бер артлы ябыла башларга мөмкин. Хәзерге вакытта республиканың Дәүләт Советы депутатлары шул хактагы закон проектын әзерләү белән мәшгуль.
Биредә сүз күпкатлы йортларда урнашкан шәрабханәләр турында бара. Бактың исә, җәй айларында "Бердәм Россия" партиясе әгъзалары тарафыннан үткәрелгән "Халык җыеннары" барышында татарстанлылар нәкъ менә әлеге корылмалардан аеруча еш зарланган икән. Халык фикеренчә, йортларның беренче катында урнашкан шәрабханәләрдә контрафакт алкоголь белән сату итәләр...
Яңа закон ярдәмендә
Хәзерге вакытта республикада начар сыйфатлы алкоголь белән бәйле мәсьәлә, чыннан да, шактый актуальләште. Моны аңлау өчен саннарга күз салу да җитә. Мәсәлән, быелның 9 аенда Татарстанда барлыгы 3,6 мең шундый объект тикшерелгән. Аларның 431ендә төрле хокук бозу очраклары ачыкланган. 2013 елда исә республикада сыйфатсыз алкоголь белән агуланучылар саны 40 процентка арткан һәм 1,5 меңгә җиткән. Ә менә легаль алкоголь белән сәүдә итү узган ел 24 процентка кимегән.
Яңа закон проекты исә исерткеч эчемлекләр базарындагы әлеге вәзгыятьне күздә тотып әзерләнгән дә инде. "Алкоголь продукциясен берәмләп сатуның вакыты, шартлары һәм урыннары белән бәйле өстәмә чикләүләр" дип аталган әлеге документ парламент вәкилләре игътибарына 1 ноябрь көнне тәкъдим ителгән. Аның кысаларында күпкатлы йортларда урнашкан туклану урыннарында исерткеч эчемлекләр белән сату тулысынча тыелачак. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: әлеге кагыйдә кафе һәм рестораннарга карамый. Хәер, әгәр дә алар күпкатлы йортта урнашкан икән, алкоголь сатуны кичке сәгать 11дән иртәнге 10га кадәр туктатып торырга тиешләр.
"Законның максаты - гражданнарның әхлаклылыгын, сәламәтлеген, хокук һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау. Исерткеч эчемлекләрне төнлә сату белән бәйле чикләүләр кертелгәч, намуссыз эшмәкәрләр үз сәүдә нокталарын җәмәгать туклану урыннары итеп үзгәртеп кора башлады. Моның өчен объект эченә 1-2 өстәл урнаштыру һәм лицензияне шәрабханәләр өчен дип үзгәртү дә җитә", диелгән закон проектының аңлатма кәгазендә.
Шәрабханәләр тәртипсезләрне "сыендыра"
Шунысы мөһим: әлеге төр эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләрнең күбесе - зур булмаган сәүдә нокталары. Алар тарафыннан сатыла торган исерткеч эчемлекләрнең сыйфаты шикле булуы да сер түгел.
Халыкның әлеге урыннар белән риза булмавы исә шулай ук аңлашыла. Кагыйдә буларак, мондый шәрабханәләргә, нигездә, шикле кешеләр йөри. Өстәвенә, алар төннәрен шау-шу куптарып, аскы катларда яшәүчеләрнең тынычлыгын боза икән.
- Без күпкатлы йортның икенче катында яшибез. Беренче катта исә бер дигән кибет бар иде. Зур булмаса да, барча кирәк-яракны шуннан сатып алдык. Берничә ай элек анда камыр ризыклары, тавык, балык кебек пешкән азык-төлек тә сата башладылар. Башта сөендек, хәзер исә тизрәк ябылса ярар иде, дип телибез. Төннәрен анда тирә-яктагы хулиганнар җыелып, үзара кәеф-сафа корып утыра. Төн йокыларыбыз качты, андагы тавышка балалар куркып уяна, - дип сөйләде безгә Казан шәһәренең Декабристлар урамында яшәүче Алсу Фәләхова.
Әлеге закон проектын ел ахырына кадәр расларга җыеналар. Канун Татарстандагы шәрабханәләрнең 20-30 процентына кагылачак, дип белдерә депутатлар. Шунысы да мөһим: закон гамәлгә кергәннән соң, хокук бозу очракларын булдырмау өчен бу корылмаларга ярты ел вакыт бирергә ниятлиләр.
Ипи урынына хәмер алмас өчен...
Тагын бер яңалык - хәзерге вакытта Россиянең Дәүләт Думасы депутатлары да исерткеч эчемлекләр белән бәйле яңа закон проекты әзерли. Әлеге документ кибетләрдәге алкоголь продукциясен сатып алучылар күзеннән яшерүдән гыйбарәт.
Законны әзерләүчеләрнең сүзләренә караганда, киштәләрдә тезелеп торган исерткеч эчемлекләр баш миенә тәэсир итә - "кибеткә ипи алырга дип кергән кеше аракы сатып ала". Өстәвенә, зур супермаркетларда аларның ниндие генә юк. Матур тартма һәм кәгазьләргә төрелгән алкоголь продукциясе зурларда гына түгел, балаларда да кызыксыну уята.
- Исерткеч эчемлекләрне сатып алучылар күзеннән яшерү исә андый куркынычны юкка чыгара. Ә халык аракы сатып алу белән бәйле кыенлыклар кичермәячәк, - дип ышандыра депутатлар.
Рәмзия ЗАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спиртное

2
X