Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Иске Иштирәктә агрофирма хезмәткәрләре ландшафт буенча дизайнер булып эшләделәр

Предприятие каршында бик матур урын барлыкка килде.

 

“Август-Лениногорск” агрофирмасының Иске Иштирәк бүлекчәсендәге офис каршысы якты төсләр белән балкып утыра.

Предприятиенең уңган хатын-кызлары 200дән артык чәчәк үсентеләре, куаклыклар һәм агачлар утыртты. Шулай ук бу эшкә студент-практикантлар да кушылды. Хезмәткәрләр үзләре ландшафт буенча дизайнер булды: үзләре композицияне уйлап чыгарды, үзләре утырту схемасын ясадылар. Агачлардан: алмагач, чия, груша, черешня үзләренең җимешләре белән сөендерер әле.

Агрофирманың административ бинасы Иске Иштирәкнең үзәк урамында урнашкан. Шунлыктан әлеге чәчәклек урыны үтеп-китеп йөрүчеләрнең игътибарын җәлеп итә икән. “Бигрәк матур ясагансыз”, “Бу бөтенләй икенче төрле булган”, дип мактап китәләр. Үз киңәшләрен дә бирүчеләр юк түгел икән.

-    Безнең офисның территориясе – оешманың “йөзе” бит. Менә шулай матурлык ясап куйгач, күңелгә дә рәхәт булып китте. Бу идеяне предприятие җитәкчеләре тәкъдим итте, аларга рәхмәт. Барлык хезмәткәрләргә дә бу урын ошыйдыр, дип уйлыйм, - ди “Август-Лениногорск” агрофирмасының кадрлар буенча инспекторы Рузилә Нуртдинова.

Үсентеләр Керкәле авылындагы объектлар каршында да утыртылган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев