Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Иске Иштирәктән язалар: ЯШӘҮ ӨЧЕН КӨЧ БИРДЕЛӘР

Иске Иштирәк авылында яшәүче Рәхилә апа Әхсәнова, март урталарында авырып китеп, Лениногорскиның үзәк район хастаханәсенә эләгә. Терелеп чыккач, олы рәхмәтен шушы хастаханәдә эшләүче хезмәткәрләргә җиткерергә теләп,бу хакта язуымны үтенеп миңа мөрәҗәгать итте.

 - Мин тумышым белән Иске Иштирәк кызы. Гомерем буена шунда яшәдем һәм эшләдем. Тормыш иптәшем Үзбәк белән алты бала тәрбияләп үстердек. Бүген инде мин олы яшьтә. Картлык үзенекен илтә икән шул. 
Март урталарында кинәттен генә авырып киттем. Хастәханәгә бармыйча дәвалый алырлык түгел иде. Инсульт дигәннәр балаларга. Клиник үлем хәлендәге организмны тергезү бүлегендә өч тәүлек ятарга туры килде. Ул көннәрдә минем янәшәмдә шәфкать туташлары иде. Аларның шәфкатлелеге авыру йөрәгемә дәва булгандыр, дип уйлыйм Мин аларга бик рәхмәтле. Юындырдылар да, кирәкле даруларын да вакытында биреп тордылар. Яшь кенә булуларына карамастан, алар миңа карата бик мәрхәмәтле булдылар. Янымнан китмичә, гел хәлемне белеп тордылар. Хәлем аз гына яхшыру ягына киткәч, мине кардиология бүлегенә күчерделәр. Анда ун көнлек дәвалау курслары үттем. Яныма кызларымны кертмәделәр, чөнки ул вакытта хастаханә буенча каратин игълан ителгән иде. 
Кардиология бүлегендә эшләүче табибларга, шәфкать туташларына рәхмәтем зурдан. Кулым белән калак тотып ашарга, юынырга бик авырга туры килү сәбәпле, боларның барысын да янәшәмдәге шәфкать туташлары башкардылар. Киләчәктә яшәү көчен дә алар бирделәр. Әкрен генә булса да үз аякларымда хәрәкәтләнерлек итеп чыгардылар. Бүгенге көндә урамга саф һава суларга үз аякларымда чыгам. Мин шул дәрәҗәгә аларның тырышлыгы аркасында җиттем, дип саныйм. 
Лениногорск үзәк район хастаханәсе табибларына, шәфкать туташларына бик зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Бигрәк тә аерым зур рәхмәтемне шул бүлектә хезмәт итүче Резедәгә белдерәм. Тәҗрибәле белгеч буларак кына түгел, ягымлылыклары, йомшак мөгамәләләре, сабыр холыклары белән авыру күңеленә дәва биргән табибларга һәм шәфкать туташларына әлеге бүлектә ятучы һәркемнең рәхмәт сүзләре җиткерәсе киләдер. 
Олы йөрәгенә сызлануыбызны да, борчылу-хафалануыбызны да сыйдыра, тыңлый һәм аңлый белә торган чын шәфкать алиһәләре бар икән әле. Тән яраңны дәвалау белән бергә, алар авыруларның өмете сынып барган күңелен дә сихәтләндерә. Ышандырырлыкк дәлилләрен, акыллы киңәшләрен тыңлаганнан соң, тәмам тынычланып, терелүеңә ышанып чыгасың. Һәр авыруның сәламәтлеге өчен җан атып, ничек тә ярдәм итәргә әзер торучы шундый шәфкать туташлары күбрәк булсын иде. 


Язып алды: Зөлфия Ахунҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев