Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Иске Иштирәк мәктәбендә күренекле журналист, язучы, продюсер Илфак Шиһапов истәлегенә конференция узды (+ бик күп фотолар)

Иске Иштирәк – Илфак Шиһаповның туган авылы.

Районыбызның Иске Иштирәк мәктәбендә якташ язучы, продюсер, күренекле журналист, көйләр язучы – киң кырлы талант иясе Илфак Шиһапов истәлегенә багышлап беренче конференция узды.

Беренче тапкыр гына узса да, ул югары дәрәҗәдә, оешкан төстә үтте. Якташыбыз Илфак Шиһапов иҗаты буенча эзләнү эшләре үткәргән укытучылар аның эшчәнлеге турында тагын да күбрәк мәгълүматлар туплауга ирешә алганнар.

“Бүген бездә истәлекле, дулкынландыргыч, һәм күңелле дә булган чара уза. Конференцияне әлегә муниципаль күләмдә үткәрергә булдык, - дип сөйли мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөнирә Хаҗипова. – Илфак Шиһаповның иҗатын  безгә – татар теле укытучыларына өйрәнү кызыклы булды. Конференция үткәрәбез дип хәбәр иткәч, шәһәр һәм район мәктәпләренең татар теле укытучылары дәррәү кузгалып, эшләрен җибәрделәр. Бүгенге конференциядә 20гә якын укытучы эзләнү эшләре белән чыгыш ясаячак”, - диде ул конференция алдыннан.

Эшләре белән чыгыш ясаучы укытучылардан тыш, чарада Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин, Илфак Шиһаповның бертуган апасы Резеда Мөхәммәтова, “Чишмә” берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаров, композитор, җырчы Гөләндәм Кәбирова, Керкәле мәктәбе, 11нче гимназия укучылары катнашты.

Илфак Шиһапов туып-үскән авыл – Иске Иштирәк белән таныштыру максатыннан, конференциядә катнашучыларны чара башланганчы, ике автобуска утыртып, авыл буйлап экскурсия ясадылар. Илфак эшләгән машина-трактор паркы яныннан узу, Илфак туып-үскән өй янында фотога төшү, Иске Иштирәкнең искиткеч урыны булган Биккенә чишмәсе янында булу – барысы да истә калырлык булды  (сүз уңаеннан, Илфак һәм Илсөя Бәдретдинова төркемнәре белән әлеге чишмә янында 2012 елда бәйрәм ясап киткән булганнар. Шулай ук Илфак чишмәләргә битараф булмаган. Авылдагы Куш кое чишмәсен төзекләндереп, анда ял итү урыны ясап калдырган).

Пленар өлеш башланганчы, Иске Иштирәк мәктәбе, Керкәле һәм 11нче гимназия укучылары чыгышы булды.

 Конференциядәгеләрне мәктәп директоры  Әсгать Хаҗипов сәламләде. “Илфак башта Иске Иштирәктә, аннары 10классны Шөгердә тәмамлаган. Мәктәпне тәмамлагач, ул вакытта колхозда калып эшлиләр иде. Илфак та 1 ел монда эшләде. Авыл тормышына битараф булмау шул вакыттан ук аның күңеленә кереп урнашкандыр”, - диде Әсгать Маликович.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин мондый чаралар туган якның шәхесләре турында тагын да күбрәк белүгә этәргеч булып тора, диде.

Төбәгебез шагыйре Таһир Шәмсуаров тел турындагы шигырен укыды. Композитор һәм шагыйрә Гөләндәм ханым Кәбирова Илфак Шиһаповны үз фикерен ачык әйтеп бирә алучы язучы дип атады. “Илфак Шиһаповның танылган язучы булып китәргә мөмкинлеге зур булган, әмма аны бизнес үзенә йоткан дип язган иде, кырыгы да тулмаган көннәрне шагыйрь һәм драматург, хәзерге көндә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла. Илфакның уңышлы эшләре: башта Илсөяне киң җәмгыятькә чыгарды, аннары үзе зур проектлар белән эшләде”, - дип чыгыш ясады .

Журналист Илфак Шиһаповның бертуган апасы Резеда Илдусовна энесе турында шундый җылы итеп истәлекләр сөйләде.

“Илфак 5 яшьтә Әлифбаны укып чыкты, аны беркемдә укырга өйрәтмәде, үзлегеннән тырышты. Аннан ул тарих белән бик нык кызыксынды. Авылдагы олы яшьтәге әби-бабайлар янына барып, мәгълүмат туплап кайта иде, аны язып, теркәп бара иде. Ул гел яңалык эзли торган булды, бертөрлелекне яратмады. Иске Иштирәк мәктәбенннән соң Шөгергә укырга китүе дә шул яңалык эзләп китүе булды. Илфак йомшаграк булгач, без инде аны Шөгер мәктәбендә кыерсытырлармы икән дип борчылган идек. Күп тә үтмәде, ул инде барысы белән дә танышкан, дуслашкан, хәтта Шөгер кешеләренең нәселләре турында белә. Кайтып әтигә сөйли иде. Әти белән озак әңгәмә корып утырган чаклары күп булды. Әти дә тарих белән кызыксынды. Күп газет-журналлар яздыртты”, - дип барысын да бәйнә-бәйнә сөйләде Резеда апа.

Соңыннан татар теле укытучылары үзләренең эшләре белән чыгыш ясадылар.

 

Розалия Мостафина.

Автор фотолары

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев