Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Иске Куак авылы территориясендә кыргый җәнлекләр өчен тәмле сый куйдылар

Иске Куак авылы янындагы урманда Татарстан Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан игълан ителгән акция кысаларында кыргый җәнлекләргә азык кую оештырылды.

 

Әлеге игелекле гамәлдә аучылар белән берлектә мәктәп укучылары катнашты.

Чара хайваннарны саклау һәм үрчетү, шулай ук алар өчен уңайлы шартлар тудыру максатларында уздырыла. Урмандагы кыргый җәнлекләргә азык кую эшен аучылар, Татарстан Биологик ресурслар буенча комитет хезмәткәрләре башкара.

Алар елга ике тапкыр – көз көне һәм язгы якта кыргый җәнлекләргә җимлекләргә азыклар салалар. Урмандагы җәнлекләр шундагы үсемлекләр, бөҗәк, вак хайваннар белән генә тукланмый икән бит. Аларга да тоз, печән кебек азык булса, бик рәхәтләнеп сыйланачаклар. Аучылар бу эшкә мәктәп укучыларын да катнаштыра, быел Иске Куактан 6-7нче сыйныф  һәм 10нчы мәктәптән 8нче сыйныф укучылары килде.

Монда – урманда кыргый җәнлекләр өчен утлыклар, улаклар ясалган. Шушы улакларга печән салдылар. Икенче савытка тоз салына. Мондый урман «ашханәләре» кыр кәҗәләре, пошилар өчен ясыйлар. Татарстан Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Лениногорск буенча районара бүлеге җитәкчесе Евгений Жиганов әйтүенчә, печәнне авыл хуҗалыгы предприятиеләре яки фермерлар бирә.

“Кыш ае дәвамында чама белән ике тюк– 500 килограмм печән кулланыла. Тоз – микроэлемент чыганагы. Ул көнлек рационга кертелгән, махсус тоз кулланыла. Ул брикет формасында да була. Пошиларга һәм кыр кәҗәләренә бирелә. Урман кунакларының “ашханәгә” килүләрен күпсанлы җәнлек эзләреннән белеп була, алар җирдә дә, агачлар кәүсәсендә дә бар”, - ди Евгений Жиганов.

Иске Куак авылы тирәсендә мондый төр җимлекләр өчәү. Ә 12 мең гектар аучылык хуҗалыгында алар 30га якын. Салкын чорда кыргый хайваннарны тукландыру аларны кешеләр янына килүен, шулай ук кыргый хайваннар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре очракларын булдырмый калырга ярдәм итә.

Җимлекләргә куяннар да, кабаннар, кыр кәҗәләре һәм пошилар да килә. Тәмле сыйга нинди җәнлек һәм кайсы вакытта килгәнен квадрокоптер һәм тепловизор ярдәмендә беләләр. Хайваннар күбесенчә төнлә килә икән. “Эшнең нәтиҗәсе бар, аучылык хуҗалыгы территориясендә җәнлекләр саны артты”, - ди Евгений Жиганов.


Розалия Харисова

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев