Иске Шөгер турында язалар: Элек анда чиста күл иде
Иске Шөгер авылында ата-бабаларыбыздан калган, гасырлар дәвамында сакланып килгән зур, табигый күл бар иде. Аңа тау итәгеннән бәреп чыккан чишмә суы агып килә иде. Суы бик чиста булганлыктан, бабаларыбыз бу сулыкны Чиста күл дип атаганнар. Күлдән арткан су, үзенә юл ярып, Шушма елгасына барып кушылган. Урманда яшәүче җан ияләре суны шуннан эчкән.
Күл буенда яшәүчеләр күп итеп каз, үрдәк асрадылар.
Күлнең бер метр тирәнлектәге җиреннән төнбоеклар чыга, зур булып чәчәк атып утыралар һәм күлгә ямь өсти дип, аларны беркем дә өзми иде. Кулы эш белгән авыл кешеләре күл буендагы яшь тал ботакларын җыеп, каз оялары, вак кәрзиннәр үреп саталар иде. Авыл халкы күл буенда үскән камышны кар яуганчы урак белән урып алып кайтып, каралты-кура түбәсен яба, тәбәнәк, нечкә камышлардан кулдан кышка тәрәзә капкачы ясый иде. Ә күлдә үсүче күгән дип аталган үсемлекне мал-туар астына җәяр өчен җыялар иде. Кыскасы, Чиста күлнең авылга файдасы бик күп иде.
Әмма 1970 елда югарыдан күлләрне, сазлыкларны киптереп, иген кыры ясарга дигән әмер килә. Авыл куштаннары, ерганаклар ясап, күлнең суын Шушмага агызалар. Бульдозерлар белән эттереп, күл урынын тигезләп куялар. Әмма бер атна да үтми, бу урын кеше керә алмаслык сазлыкка әйләнә. Табигать үзенекен итә. Шулай итеп, фәлән еллар яшәп килгән төнбоеклы, камышлы, чиста сулы күлне гомерлек сазлыкка әйләндерәләр...
Рәфыйк ШӘЯХМӘТОВ. Лениногорск.
Чыганак:Татарстан яшьләре сайты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев