Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Иске Шөгер авылында хәрби операциягә булышу йөзеннән хәйрия концерты узды

Игелекле эшләр.

Кичә Иске Шөгер авылы мәдәният йортында  хәрби операциядәге егетләргә булышу йөзеенән  хәйрия концерты  узды . Бу хакта Иске Шөгер мәдәният йорты хәбәр итә.

Әлеге чарада авыл үзешчәннәре һәм Шөгер, Яңа Иштирәк, Сарабиккол, Кирлегәч , Яңа  Сережкино авылы һәвәскәр артистлары чыгыш ясады.

Мондый хәйрия концерты районыбызда быел 3 нче тапкыр уза. Моңа кадәр шундый чара Тимәш, Куакбаш авылларында үткәрелгән иде .

Лениногорскиның "С любовью и молитвами" төркеме волонтерлары , шулай ук егетләргә үз вакытларын табып, иртә- кич маскировка челтәре үрүче апалар һәм ирләрен, улларын сугышта югалткан апалар-ханымнар да  чарада катнашты.

Үз улын сугыш кырында югалткан Татьяна Воевода, бүгенгесе көндә хәрби операциядә катнашучы солдатның  әнисе Айсылу Садриеваның шигырь – җырларын халык бик дулкынлану белән тыңлады.

Чарада "Ак калфак", "Сәйлән" җыр төркеме, "Чулпан» бию төркеменә , "Дюймовочка» балар бию төркеменә, АдельСаматов, Гөлфия Шәйдуллина, Зөлфа Малышева, Ильмира Салахова , Рәсимә Хакимова , Ярия  Галимова, баянчы Ильфат Вафин катнашкан. 

Иске Шөгер клубы  концертны әзерләүдә ярдәм иткән Альберт Хуснутдиновка, Гүзәл Рахимова һәм алып баручы  Исламия Галимовага һәм дә барлык артистларга рәхмәтләрен җиткерә.

Иске Шөгер авылы мәдәният йортында узган елның ноябрь аеннан  «С любовью и молитвами» волонтер төркемнең филиалы ачылды. Иске Шөгер апалары маскировка челтәре үрүдә зур тырышлык куя. Бүгенге көндә 35нче маскировка челтәре үргәннәр. 

Хәйрия концертыннан 20 мең сум акча җыелган, әлеге акчалар  волонтер төркемгә тапшырылды. 

фотолар: Иске Шөгер мәдәният йортыннан

ү

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев