Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Испаниядә яхтада үле килеш табылган кыз Казанныкы булып чыккан

5 июньдә Испаниядә яхтада үле килеш табылган ике кешенең исемнәре билгеле булды. Алар - 28 яшьлек Ләйлә Солтангәрәева һәм 48 яшьлек Стефано Бертона. Социаль челтәрләрдәге профильләренә караганда, Ләйлә чыгышы белән Казаннан булган, Мәскәү дәүләт идарә университетында белем алган. Аның юлдашы исә Генуяда эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән, дип яза "Лайф". Миланның "Коррьере...

5 июньдә Испаниядә яхтада үле килеш табылган ике кешенең исемнәре билгеле булды. Алар - 28 яшьлек Ләйлә Солтангәрәева һәм 48 яшьлек Стефано Бертона.
Социаль челтәрләрдәге профильләренә караганда, Ләйлә чыгышы белән Казаннан булган, Мәскәү дәүләт идарә университетында белем алган. Аның юлдашы исә Генуяда эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән, дип яза "Лайф".
Миланның "Коррьере делла серра" газетасы китергән мәгълүматларга караганда, алар Испаниядә ял иткән. Каталониядәге яр буендагы рестораннарның берсендә кичке аш ашаганнан соң, алар арендага алынган яхтада икәүдән-икәү калган. Алдан фаразлауларга караганда, алар ис тиеп үлгән. Мәетләргә иртән яхта хуҗасы тап булган. Яхтада алкоголь, наркотиклар һәм секс-уенчыклар табылган. http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X