Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Ивановка авылының ирекле янгын сүндерү командасы Татарстан күләмендәге бәйгедә ярышты

Кайбыч районында республиканың ирекле янгын сүндерү бүлекчәләре арасында смотр-конкурс узды.


Әлеге чара Татарстанда 13нче тапкыр уза, анда республиканың шәһәр һәм районнарыннан 45 команда катнашты.

Ярышлар ике юл аша үтте. Катнашучылар йөгереп барып, койма аша чыгарга  һәм “зыян күрүчегә” беренче ярдәм күрсәтергә, муенына корсет һәм аягына шина салып, аннары урынга кадәр йөгерделәр.  Монда тиз арада янгын сүндерүче киемнәрен кияргә иде.

Шуннан соң катнашучылар янгын сүндерү мотопомпасына таба йөгереп, насосны кабызып,  су агымын басым белән бәреп чыгардылар һәм мишеньгә тидерергә кирәк иде. . Барлык этапларны вакытка тиз эшләүчеләр һәм һәм штраф баллары булмаган командалар җиңде.

Лениногорск районы командасы җыелган баллар исәбе буенча 10нчы урында. Команда составында Ивановкадан 3 кеше.


Фото: Алина Бодряева


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев