Кабак-эремчек запеканкасы
Кирәк: 200 г кабак, 500 г эремчек, 0,5 чәй калагы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 2 йомырка, 4 аш кашыгы манный ярмасы
1. Кабакны чистартып, вак угыч аша үткәрергә.
2. Йомырканы шикәр комы салып болгатырга.
3. Тоз, эремчек, манный ярмасы, кабак өстәп болгатырга.
4. Майланган табага салырга.
5. 180 градуска кадәр җылытылган духовкада 40 минут пешереп алырга.
Фото gotovim-doma.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев