Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Кар кайчан ятачак? Синоптиклар фаразы

Кар ноябрьдә ятачак Эксперт билгеләп үткәнчә, күпьеллык климатик статистика нигезендә, Татарстанда беренче кар төшү һәм вакытлы кар катламының хасил булуы октябрьнең өченче декадасы ахырына туры килә. Төрле районнарда ул 18-25 октябрь көннәрендә күзәтелә. Республиканың көньягында кар иң соңыннан (якынча, 3 ноябрьдә) ява. Күпьеллык күзәтүләр нигезендә, кар ноябрьнең икенче-өченче декадасында ята....

Кар ноябрьдә ятачак

Эксперт билгеләп үткәнчә, күпьеллык климатик статистика нигезендә, Татарстанда беренче кар төшү һәм вакытлы кар катламының хасил булуы октябрьнең өченче декадасы ахырына туры килә. Төрле районнарда ул 18-25 октябрь көннәрендә күзәтелә. Республиканың көньягында кар иң соңыннан (якынча, 3 ноябрьдә) ява.

Күпьеллык күзәтүләр нигезендә, кар ноябрьнең икенче-өченче декадасында ята. Әлеге күренеш 9-12 ноябрьдән башлап, әмма күбесенчә ноябрьнең 20ләрендә күзәтелә. Шуның белән бергә, Татарстанда октябрьдә үк кар яткан еллар да бар. Соңгы тапкыр ул 9 октябрьдә күзәтелгән, ул чагында Тәтеш районын ап-ап кар юрганы каплаган.

Элеккеге елларда күзәтелгән кызыклы фактлар

КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы белгечләре мәгълүматлары нигезендә, Казанда беренче кар катламы 27 октябрь - 1 ноябрьдә хасил була. Ә 1978 елда Казанда мондый күренеш 3 октябрьдә үк күзәтелгән. 1976 елда исә кар 9 октябрьдә үк яткан һәм шуннан соң эремәгән.

«Күпьеллык күзәтүләр нигезендә, республика территориясендә температура нигездә 31 октябрьдән соң 0 градустан түбән төшә башлый. Быел исә бу күрсәткеч әлегә нормадан ике тапкырга диярлек югарырак. Әгәр салкынайтып җибәрсә, температура нормага кайтачак. Татарстан кышкы сезонга керәчәк. Температура түбәнәю аркасында бозлавык хасил булырга мөмкин», - дип ассызыклады КФУның метеорология обсерваториясе мөдире Мәдинә Шәрипова.

Шунысын да искәртик: быел октябрьнең беренче һәм икенче ункөнлеге климатик нормадан җылырак (беренче декада - 0,5, икенчесе - 2,5 градуска) булды. Гадәттә, бу вакытта республикада төннәрен бераз салкынайта торган иде.

http://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев