Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Карабодай нишләп һаман кыйммәт?

Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан идарәсенә карабодайның бәясе һаман югары булудан зарланган мөрәҗәгатьләр килеп тора. Узган елның декабрендә әлеге уңайдан кайбер сәүдә объектларына карата эш тә ачылды. Бу юлы Монополиягә каршы федераль хезмәт алдында «Ашан», «Бахетле - 1», «Агроторг» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр, «Тандер» «ТД «Перекресток» акционер оешмалары җавап тотачак....

Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан идарәсенә карабодайның бәясе һаман югары булудан зарланган мөрәҗәгатьләр килеп тора.

Узган елның декабрендә әлеге уңайдан кайбер сәүдә объектларына карата эш тә ачылды. Бу юлы Монополиягә каршы федераль хезмәт алдында «Ашан», «Бахетле - 1», «Агроторг» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр, «Тандер» «ТД «Перекресток» акционер оешмалары җавап тотачак. Санап кителгән сәүдә челтәрләрен тикшергәннән соң, аларда «Көндәшлекне яклау турында»гы федераль законны бозу очракларын тапкан. Монополиягә каршы органга мөрәҗәгать иткән берәү «Ашан» гипермаркетында бер атна эчендә карабодайга бәя ике тапкырга артуын әйткән. Ярманың бер килограммы 56 сумнан 97 сумга кадәр күтәрелгән. Бәя артуга башкалар да игътибар иткән. Монополиягә каршы федераль хезмәт әлеге очракны тикшерергә булган. Беренче эш 21 февральдә каралачак.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев