Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Карда икән... дәва

Соңгы вакытта буыннар авыруына зарланучылар саны артканнан-арта. Табиблар моның сәбәбен тиешле дәрәҗәдә хәрәкәтләнмәүдә, дөрес тукланмауда күрә. Халык медицинасы бу җәһәттән төрле үләннәр куллануны хуплый. Ә менә карны... Аяк астында йомшак юрган булып җәелеп яткан ак кар да шифалы икән. 1 стакан тозны берничә стакан кар белән катнаштырырга һәм шуны, калын...

Соңгы вакытта буыннар авыруына зарланучылар саны артканнан-арта. Табиблар моның сәбәбен тиешле дәрәҗәдә хәрәкәтләнмәүдә, дөрес тукланмауда күрә. Халык медицинасы бу җәһәттән төрле үләннәр куллануны хуплый. Ә менә карны... Аяк астында йомшак юрган булып җәелеп яткан ак кар да шифалы икән.

1 стакан тозны берничә стакан кар белән катнаштырырга һәм шуны, калын итеп, сызлаган буынга ябарга кирәк. Өстеннән аш пленкасы каплап, җылы сөлге белән урарга. Иң мөһиме, бу компрессны 5 минуттан артык тотарга ярамый. Киресенчә, буыннарны өшетеп, авыртуны көчәйтергә мөмкин. Процедура вакытында авырту берникадәр артачак, әмма 4-5 минут түзәргә була. Катнашманы алганнан соң, 20 минутлап авырткан кулны яки аякны кузгатмау киңәш ителә.

http://kiziltan.ru/

фото: https://vk.com/atannary?z=photo-34063575_456248674%2Falbum-34063575_00%2Frev

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев