Казанда Гәрәй Рәхимне искә алу кичәсе узачак
Лениногорск районыннан да вәкил барачак.
Казанда 29 ноябрь көнне 18:30 сәгатьтә Җырчы Җәкәү йортында Татарстанның халык язучысы, шагыйрь Гәрәй Рәхимне (Григорий Родинов) искә алу кичәсе узачак, дип хәбәр итә "Туганайлар"
Искә алу кичәсе авторның соңгы китабы - "Туган җортта" ("В родном доме") исеме белән узачак. Әлеге китапта Гәрәй Рәхим авылдашларының бүгенге көнгә кадәр сакланган тарих, тел, көнкүреш һәм музыкаль-фольклор үзенчәлекләрен тасвирлаган.
Чарага Лениногорск районыннан да вәкилләр баруы көтелә. Безгә билгеле булганча, Үзәк китапханәдән Ләйсән Шәмсуарова-Рахманова барачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев