Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

КЕРКӘЛЕДӘН ЯЗАЛАР: Нигә шулчаклы ашыгып ашкынып чаптык?

Кырауларын сибеп чәчләргә ел артыннан еллар үтә тора. Яшь чагында бу гомерне ашыктыра идек, и, кабалана идек яшәргә. Иртән торсак тизрәк кич җиткәнен көттек, ә аннан соң таңнар атуын.

 Баштан мәктәп сукмагына, яшьлек чакка, өлкәннәр сыман,  мөстәкыйль тормыш алып барырга  ашыктык. Нигә шулчаклы ашыгып ашкынып чаптык? Ә яшьлегебез, көчле, дәртле чагыбыз учакның бер очкыны кебек  бик тиз сүнде. И йөгердек, чаптык, дөнья кудык, түбән тәгәрәмик,   калышмыйк ла  дип кешедән. Хәзер бар нәрсәбез җитеш, балалар да үскән, оныкларны сөеп туймыйбыз.

Тик сиздермичә генә балачагыбыз, яшьлегебез, көчле чагыбыз  үтеп киткән. Тик нәрсәгәдер өмет иткән, нәрсәнедер көтеп яшәгән нәрсә  кайда соң?!  Ашыктырдык гомер мизгелләрен, чамасыз чаптык. Шулай инде, мөмкин түгел яшьлекне кире кайтарырга һәм гомер агышын  туктатырга. Хәзер инде чапмыйбыз без, салмак кына һәр минутның кадерен белеп  йөрибез, хәзер инде  безнең арттан таягына таянып аксап-туксап булсада  картлык кына  ашыга. И, тормыш....Тормыш,  дигәннәре  йөк төягән арба кебек. Безне ат итеп йөгәнли дә  һәм алга куа. Гомер буе сөйрибез, тартабыз без шул арбаны. Тик нигә соң гомер үткән саен  кимеми арбаның авырлыгы?! Тик уйлап карагыз әле:   арбаны сөйрәп туктамый барсак кына тормышыбыз алга бара. Шулай бит!?  Кайвакытта йөкнең авырлыгына түзә алмыйча җиргә ятып елыйсы яки  колын сыман, берни уйламый, арба артыннан  уйнап-чабып йөрисе килгән чаклар  була. Шулвакыт акыл  кисәтә: икеләтә читен бит чабып йөреп арбасыз калганнарга. Әгәр дә үзеңә язган арбаны тырышып сөйрәсәң өстең бөтен, тамагың тук булыр,  калган санаулы  гомереңә җитәрлек  барда җитеш булыр.

Санаулы гомер дигәннән, күз ачып йомган ара гына бит ул кешеләргә бирелгән гомер. Сөекле иптәшем вакытсыз киткәч мин моны бик яхшы аңладым. Шул кыска гына гомер эчендә яшәү кадерләрен белеп, җир йөзендә яхшы эшең, эзең калырлык итеп яшәргә иде. Сине искә алырлык, дога укып хәер бирерлек балаларың, дәвамың  бармы?! Күршеләрең белән дус тату яшисеңме? Соңгы юлга озатканда алар да кирәк бит. Туганнарыңның хәлен беләсеңме, кайгы-шатлыклары белән уртаклашасыңмы? Балаларың, оныкларың исән иминнәрме? Теләп йөрче аларның саулыкларын, юлларында яхшы кешеләр генә очрасыннар, бәла казалардан, яман күздән, яман сүздән, яман юлдан, яман чирдән, яман дустан,яман эштән Алла сакласын аларны. Тирә-юньгә сөеп бакчы, Кеше. Сәгатьләр, көннәр, фасыллар гына түгел, ике килми торган гомер үтә бит. Бер минуттан ниләр буласын белмибез, чөнки алга зур максатлар куеп өметләнеп яшибез. Булган кайгыларны таратып, киләчәккә өмет белән карап, даими рәвештә иман кәлимәсен кабатлап,яшәү ямен табып, сабыр гына җан тынычлыгы белән  шатланып, өметләнеп яшик. Амин!


                Люция Закирова, Керкәле.

Фото:https://pixabay.com/ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев