Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Халисә Ширмән "Чишмә" турында

« Иҗат дөньясына тәүге адымнарым Чишмә»дән башланган иде бит, дип яза үзенең ВК битендә талантлы якташыбыз Халисә Ширмән.

..Беркемгә дә сер түгел: шигырь яза торган баланы кулыннан җитәкләп йөртергә туры килә. Мин дә шундый булганмындыр инде: шигырь чыгаруым бик кечкенәдән башланса да, «чын-чынлап» бу эшкә тотынуым татар теле һәм әдәбияты укытучысы Бастам абый әйткәч кенә башланды. Көннәрнең берендә ул кызу-кызу атлап класска керде дә: «Казаннан зур кешеләр килә, шигырь язарга кирәк!» – диде. Ул вакытта без әле кечкенә, әмма Казанның ниндидер бик зур һәм коточкыч «вәжни» урын булганын белә идек, чөнки Казаннан «зур» кешеләр килгән саен, безне тезеп бастыралар да, үзенә күрә бик тәмле буяу исе аңкып торган залга кертеп утырталар. Без ул «зур кешеләр»нең нәрсә сөйләгәнен аңлап бетермәсәк тә, тыңлап утыра идек. Шуңа күрә «Казан» сүзен ишетү белән, классның Бастам абый «көфер почмагы» дип атаган ягы да тынып калды... 
...Шигырь яздык, Бастам абый карап чыгып, сайлап алды, икенче көнне ул шигырьләрне тотып, автобуста Лениногорск каласына – Писмәнгә юл тоттык. «Чишмә» дигән сүз истә калган. Шуннан соң ни булганын хәтерләмим. Мөгаен, «Казаннан килгән зур кешеләр» безне тыңлаганнардыр, елмаеп, баш какканнардыр, бәлки, аркадан сыйпаганнардыр. Һәрхәлдә, шигырь язудан туктамадым, димәк, күңелне төшермәгәннәр. 
...Икенче тапкыр «Чишмә»гә барганда, мин инде кая һәм ни өчен барганымны белерлек булып, зур үскән идем. Мин бу очрашуны бик яхшы хәтерлим. 10 сыйныф – чыгарылыш елы. 17 яшь. Яз. Табигатьнең яшәргән вакыты. Лениногорскиның искиткеч матур, мәһабәт Мәдәният сарае. 2 кат. Бүлмә. Шул бүлмәдә Шамил Бикчурин, Гәрәй Рәхим, Җәүдәд Дәрзаман, Җәмит Рәхимов һ.б. мин танымаган берничә ир-ат һәм хатын-кыз язучы утыра иде. Без, төрле авыл мәктәпләреннән җыелган унлап бала, өлкән язучылар алдында үзебез язган шигырьләрне укыдык. Язучы-шагыйрьләребез һәрбер шигырьне тыңлап анализладылар, кайберләрен кат-кат укыттылар. Мин беренче тапкыр шунда шигырь анализлау рәвешен күрдем. Нигәдер, минем «Тау башында үсә ялгыз шомырт» дип башланган шигырь шагыйрьләр арасында бәхәс куптарды. «Тау башында шомырт үсәме-юкмы?» – дип бәхәсләште алар. Үсә, үскәнгә күрә яздым бит инде. Хәзер мин моның, чыннан да, сәерлеген аңлыйм, ә ул вакытта тау башында үскән шомыртны «үсми» дип әйтүче абыйлар сәер иде... 
...Шактый озак тоттылар алар мине. «Тормыш – сазлык, дуслар – икейөзле, Көтмә, дустым, көтмә син шәфкать» – дип укып җибәргәч, берсе «Сеңелем, син боларны үзең яздыңмы соң?» – дип шикләнде. Самолет турындагысын укыганнан соң, «Очканың бармы?» – дип сорадылар. Юк, очканым юк. «Очасым килә», – дидем. Чиркәү турындагысын укыганда, һичшиксез, мактарлар дип көткән идем: «Чиркәү... Биек манаралар Коелганнар бар да алтыннан. Саф алтын дип кызыкмагыз, Таланган ул хезмәт халкыннан!» Әмма абыйлар бер-берсенә караштылар да, тагы берәрсен укырга куштылар. «Чук-чук әйтеп язган сәламнәрең Ялкын телләренә сибелде. Кара яшен коеп янды хатың, Көлләр булып, җилгә сибелде» – мәхәббәт турындагысын бик оялып укыдым. «Ничәнче класста укыйсың әле, сеңелем?» – дип сорадылар. Шуннан «Боларга ярап булмас, шаккаттырыйм әле» – дигәнрәк уй белән, үзем язган 30 куплетлык поэманы укып җибәрдем... 
...Мактадылар алар мине. «Каләмең өметле, язудан туктама» – диделәр. Якын итеп, «Политикага кермә» – диделәр. Шигырь дәфтәремне күреп алып, актарып чыктылар. Аңа шулкадәр оялдым, шулкадәр читенсендем, әйтеп бетергесез инде менә. Мин ул дәфтәрне шагыйрьләргә күрсәтергә гомердә дә җөрьәт итмәс идем, чөнки аңа, шигырьләрдән тыш, юк-бар рәсем ясап тутырган идем... 
...Бу очрашу соңгысы булды. Шул елда мин мәктәпне тәмамладым, партия кушканча, бер ел авылда калып эшләгәннән соң, Казанга – бик зур һәм коточкыч «вәжни» урынга – китеп бардым... 
...30 елдан артык вакыт үткән. Хәзер инде мин үзем Татарстан Язучылар берлеге язучысы таныклыгын йөртәм, Казан федераль университетының данлыклы «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсе кураторы булып торам. Шулкадәр озак вакыт үтүгә карамастан, «Чишмә» әдәби иҗат берләшмәсендә булган очрашу һаман күңелдә саклана. Мондый очрашуларның, шагыйрь-язучы киңәшләренең шигъри җанлы бала күңеле өчен никадәр кадерле һәм никадәр кирәкле икәнен мин хәзер бик яхшы аңлыйм, шуңа күрә «Чишмә» әдәби иҗат берләшмәсенә чын күңелдән озын гомер телим. Сәләтле балаларны күреп үстерерлек, талант итеп күтәрерлек көч бирсен Ходай! Киләчәге якты булсын! 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев