Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Кирлегәчтә яшәүче Әлфия апа Галимовадан өр-яңа шигырь

Әлфия апа 1 гыйнварда шигырь язган. Аны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

Бүген иртә торып тышка чыктым,
Яңа елны эзлим бар җирдән.
Ишек алдында юк, урамда юк,
Сорап карыйм әле күршедән...

Кая соң ул, өр Яңа ел,
Ник күренми тирә-ягымда.
Кичәге кар ята урамнарда,
Барлап чыктым, бар да урынында.

Ничә көннәр көттек Яңа елны, 
Кайда соң ул, әллә килмәгән.
Тик календарь гына сигезледән
Тугызлы санына әйләнгән.

Бер сан өчен шулкадәрле шау-шу,
Чыршы, Кыш бабайлар, Кар кызы.
Күпме котлау, бүләкләр бирештек,
Шушы булдымы бар кызыгы?

Үзгәрмәәәгән бер җир, көндәгечә, 
Тик үзгәрде бугай күңелләр.
Бар нәрсә дә яңача булыр күк, 
Күбәйделәр кебек өметләр.

Әлфия Галимова, 1.01. 2019.

Чыганак:https://vk.com/id339984397

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев