Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Кирлегәчтән язалар: гап-гади дәфтәр зур эшкә этәргеч бирә

Безнең Саимә әби белән Зыятдин бабайның 12 баласы булган. Тик аларның җидесе сабый чакларында ике-өч яшькә җитеп төрле йогышлы авырулардан үлеп киткәннәр. Әбинең “Өммегөлсемем бик матур, Касыйм бик зиһенле иде,” дип сөйләгәннәрен хәтерлим. Исән калган балаларын әби белән бабай җил-яңгыр тидермәскә тырышып үстергәннәр. Менә төпчек уллары Әгъләм Зыятдин улы Бәдретдинов та быел 80 яшен тутыра.

1938 елның 13 июлендә Кирлегәч авылында дөньяга килгән Әгъләм абыйның бала чагы сугыш елларына туры килә.Төпчек малайны иркәләп үстерергә мөмкинлек булмый. Ачлык, ялангачлык. Минем әтием, гаиләдә уртанчы бала, җиденче классны бетергәч, Иске Куак авылында урнашкан МТСка эшкә китә. Тракторда җир сөрә ул. Көз көне әтине Кирлегәчкә эшкә җибәрәләр. Бер көнне ул басу кырыенда ике баланы күреп, алар янына бара. Караса - үз энеләре Хәмзә белән Әгъләм. Тракторчыларга ипи паёгы бирелгәнен белгәннәр дә абыйлары янына кырга килгәннәр. “Шушы көннән башлап Кирлегәчнең кайсы кырында булсам да, эзләп табалар да басу кырыенда басып торалар. Бер сүз дә дәшмиләр үзләре. Күзгә карап тик торалар. Ипи кисәген эләктергәч, чаба-чаба кайтып китәләр”, - дип сөйли иде әтием. 
Бу вакытта Әгъләм абыйга 6 яшь кенә була әле. Җиде яше тулгач, мәктәпкә бара алмый ул. “Балагыз ник мәктәпкә килмәде?”- дип  мәктәптән укытучы кыз килә. Кияргә киеме булмаган бала мәктәпкә йөри алмый шул. Гаиләдәге матди хәл сугыштан олы бала - Тәлгать абый кайткач кына рәткә керә.
   Әгъләм абый мәктәптә бик яхшы укый. Кирлегәчтә 7 классны бетергәч, абыйлары киңәшен тотып, укуын Иске Куак урта мәктәбендә дәвам итә. Анда да алдынгылар рәтендә була ул. Мәктәпне бетергәч, Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Армия хезмәте турында сөйләгәндә, абый һәрчак бер кызыклы вакыйганы искә төшерә. Ярты ел хезмәт иткәч, хәрби частькә яңа чакырылыш яшь солдатлар килгән дигән хәбәр тарала. Якташлар юкмы икән дип, Әгъләм абый да алар янына юнәлә. “Татарстаннан кешеләр бармы?”,- дип кычкырып йөргәндә үзенең туганы, классташы, авылдашы Нәҗип абый Галимовны очрата. Мондый очрак меңгә бер генә буладыр ул. Шулай итеп армия хезмәтен алар икәү бер частьтә дәвам итәләр.
    Югары белем алу теләге зур була абыйның. Армия хезмәтен тәмамлап кайткач, ул эшкә урнаша һәм читтән торып Лениногорск шәһәрендә ачылган гомуми техник институтка укырга керә. Шушы елларда Әгъләм абый, иш янына куш булыр дип, газетларга мәкаләләр, хәбәрләр җибәрә башлый. Эшче –корреспондент язган мәкаләләрне газетлар мактап кабул итәләр. Тагын язарга дәртләндереп, яңа темалар тәкъдим итәләр. Институтны тәмамлаганнан соң, 43 ел нефть өлкәсендә хезмәт куя ул. Әгъләм абый Әлмәт шәһәрендә яши,  күп еллар “Татнефть” берләшмәсе предприятиеләрендә җитәкче урыннарда эшли. Ул “Татарстан Республикасының атказанган нефтьчесе” исеменә лаек булган кеше.
    Лаеклы ялга чыккач күп кеше вакытын кая куярга белми. Әгъләм абый пенсиягә чыгу белән бакчачылык эшенә чумды. Аның бакчасында нинди генә агачлар, куаклар юк. Нәкъ менә шушы елларда абыйның кулына бабасының бертуган энесе Кәлимулла бабай язып калдырган дәфтәр килеп керә. Дәфтәрдәге язулар гарәп графикасында булганга, анда нәрсә язылганны укып кына булмый. Тик Әгъләм абый аптырап торганнардан түгел. Ул үзлегеннән гарәп графикасы нигезендә төзелгән татар алфавитын өйрәнә һәм язмаларны укып чыга. Гади дәфтәр булмый ул. Анда Кирлегәч авылы турында кыскача тарихи мәгълүмат бирелә. Менә шушы гап-гади дәфтәр битләре зур эшкә этәргеч бирә. Нәҗип абый белән бергәләп, Әгъләм абый авыл тарихын язу өчен мәгълүмат туплый башлыйлар. 2008 һәм 2015 елларда Кирлегәч авылына багышланган ике китап дөнья күрә. 
Китапны яза башлаганда абый ручка белән генә яза иде әле. Иң беренче кәгазьгә яза, аннары компьютерда бастыру өчен берәрсенә илтә иде. Болай булмас дип, яше 70тән узган абыебыз компьютерны да өйрәнде. Хәзер инде кешегә ялынып торасы юк. Барысын да үзе башкара. 
Көннәрдән бер көнне абыйның өендә телефон шалтырый. “Исәнмесез, Әгъләм абый, - дип сүз башлый таныш түгел кеше. - Мин дә сезнең кебек Кирлегәч кешесе. Авылдан чыгып киткәнемә дә шактый. Әле генә “Кирлегәч авылы” китабын укып чыктым. Елый-елый укыдым мин китапны. Себердә яшим, авылга бик кайтып булмый. И-и, сагынылган икән. Рәхмәт, Әгъләм абый!”  Кем икәнен дә, кайда торганын да әйтмичә, телефон трубкасын куя авылдаш. Шул вакытта кирәкле эш башкарганына тагын бер тапкыр инанып абый яңа иҗади үрләргә омтыла.
    Бүгенге көндә тарих белән кызыксына Әгъләм абый. Аның китап киштәләре сыгылып тора. Балалары, оныклары аның бу кызыксынуын хуплап, төрле-төрле китапларны ташып кына тора. 2018 елның июнь аенда Әгъләм абыйның бишенче китабы дөнья күрде. Шулай булгач, картлыкка бирешергә вакыт юк. 
Кадрия Мостафина, Кирлегәч

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев